tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Сәмрух” премиясен тапшыру тантанасы узды
Казанда “Сәмрух” премиясен тапшыру тантанасы узды

Казанда “Сәмрух” премиясен тапшыру тантанасы узды

Республикабызда “Сәләт” проектларына зур игътибар бирелү табигый. Чөнки киләчәк сәләтле яшьләр кулында. Әлбәттә, “Сәләт” һәр гаилә шикелле тәрбияви функция башкара. Бу гаиләдән чыккан шәхесләрнең киләчәге ышанычлы.

“Сәләт” сәләтлеләрне берләштерә. “Сәләт” – ул гади генә лагерь түгел, ә гаилә. Анда эләккән һәр кеше, һичшиксез, үзенең талантын, якын дусларын һәм хәтта мәхәббәтен дә таба ала. Инде 28 ел сәлкешләр “Сәләт” сменасы башлануын зарыгып көтеп ала. Яңа гына “Сәләт” дөньясының олы бәйрәме – “Сәмрух” премиясен тапшыру тантанасы узды. Быел 14 номинациядә җиңүчеләр билгеләнде.

Тантананы Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов та карады. Ул да “Сәләт” турында истәлекләре белән уртаклашты:
– 1998 елда беренче тапкыр сәлкеш булдым. Аннан әйдәман, башҗитәк вазифаларын үтәдем. “Сәләт”нең табигате бик үзенчәлекле. Ул үзгәреп тора, үсә. Кайбер өлеше белән Талантлар Университетына да, “Артек”ка да ошагандыр. Ләкин “Сәләт”- ул фикерләү рәвеше”, – диде Тимур Сөләйманов.

“Сәләт” сменаларында якын дусларны, ә кайвакыт сөйгән ярны да очраталар. Шулай “Сәләт” гаиләләре барлыкка килә. Диләрә Хаева үз гомерен “Сәләт” белән бәйли. Ул “Сәмрух” премиясендә “Ел директоры” номинациясендә көч сынаша.
– Мин юлымны “Сәләт” клубыннан 2015 елда башладым. Һәр елны “Сәмрух” премиясен зарыгып көтеп алам. Чөнки “Сәләт” – ул минем дусларым, яраткан кешеләрем һәм эш урыным. Дөньямы алар булмаса күз алдыма да китерә алмыйм. “Сәләт” кавыштырган парлар чыннан да күп. Аларның балалары үсә һәм янәдән шушы зур проект аша үтә. Бу бик куандыра! – дип, фикерләре белән уртаклашты Диләрә Хаева.

Уеннан уймак чыкса, мин дә булдыра алам дигән кеше һичшиксез үз максатына ирешә. Алсу Вәлиева өчен онытылмаслык көн булды бу, чөнки ул “Ел сәлкеше” исеменә лаек булды.
–  Мин һаман ышана алмыйм. Теге елны да бу бәйгедә катнашкан идем. Ләкин “Сәмрух” премиясендә җиңәрмен, дип уйламадым. Башкалар катнашкач, мин дә булдыра алам бит дидем. Нәтиҗә белән бик кәнәгать. Сезне дә “Сәләт” гаиләсенә кушылырга чакырам”, – диде Алсу Вәлиева.

Бу елны “Ел кулдашлары” исемен Ренат Камаев һәм Илнара Фәхриева алды. Әлеге дуэт “Сәләт-Шәхес” аланыннан. Беренче тапкыр алар “Сәләт-Азнакай” аланында очраша.
– Без “Сәләт-Азнакай”да очраштык, ләкин кулдашлар була алмадык. 3 ел кулдаш булу теләге белән яндык һәм ниһаять “Сәләт-Шәхес”тә хыялыбыз чынга ашты. Без Илнара белән ике су тамчысы кебек ошаган. Якын дустым белән җиңүне бүлүемә мин бик шат, – ди Ренат Камаев.

Әлбәттә, “Сәләт” һәр гаилә шикелле тәрбияви функция башкара. Бу гаиләдән чыккан шәхесләрнең киләчәге ышанычлы. Әгәр дә сезнең дә зур проектның бер өлеше буласыгыз килсә, гаризаларны portfolio-selet.ru сайтында тутырырга өлгерегез!

Илгизә Галиуллина

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*