tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Чишмә районында калфак тегү буенча мастер-класс үткәрелде
Яңа Чишмә районында калфак тегү буенча мастер-класс үткәрелде

Яңа Чишмә районында калфак тегү буенча мастер-класс үткәрелде

Милли гореф-гадәтләребез нигезендә ятучы кыйммәтле, милли, әхлакый сыйфатларны саклап калу өчен Чаллы Башы авылы мәдәният йортында Пушкин картасы буенча укучылар өчен татар хатын – кызларының милли баш киеме-калфак тегү буенча мастер-класс үткәрелде.

Тегү һәм чигү осталары ак калфаклы кызларыбыз Гарифуллина Гөлзидә Госман кызы һәм Исмәгыйлева Рәхимә Максум кызы калфак тегү һөнәре белән таныштырдылар. Алар кирәкле материалларны сайлау буенча киңәшләр бирделәр, тегү серләрен аңлаттылар. Кызлар татар мәдәниятен саклап калу, аны буыннан-буынга тапшыру өчен уникаль күнекмәләр алдылар. Калфаклардан торган күргәзмә бәйрәмне тагын да җанландырды.

Яңа Чишмә. 1 нче филиал

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*