tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саба районында калфак тегү дәресләре узды
Саба районында калфак тегү дәресләре узды

Саба районында калфак тегү дәресләре узды

2022 ел Россиядә Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Саба районы Юлбат авылы “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүче ханымнар белән, гореф – гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап, татар хатын- кызларының иң танылган баш киеме- калфаклар эшләдек. Калфак ясау серләренә Гөлниса апа Төхвәтуллина өйрәтте.

Ләйсән Билалова татар хатын – кызларының баш киемнәре, калфакларның барлыкка килү тарихын сөйләде. Бер ай эчендә 30 калфак эшләнде. Калфаклар әдәби мирасны саклап, киләчәк буынга – ” Ромашка ” балалар бакчасына һәм Юлбат төп мәктәбенә бүләк ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*