tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 24 февральдә Шәриф Камал исемендәге әдәби премия җиңүчеләре билгеле булачак
24 февральдә Шәриф Камал исемендәге әдәби премия җиңүчеләре билгеле булачак

24 февральдә Шәриф Камал исемендәге әдәби премия җиңүчеләре билгеле булачак

24 февральдә Татар китабы йортында яшь прозаикларга һәм тәрҗемәчеләргә Шәриф Камалның әдәби премиясен тапшыру булачак.

Традиция буенча яңа лауреатлар легендар язучы каләме белән аның язма өстәле артында истәлекләр китабына үз тәэсирләрен язачак. Бу хакта Милли музей матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәриф Камал декадасының белем бирү һәм мәдәни чаралары циклы кысаларында язучы иҗаты турында дискуссияләр, танылган галимнәрнең лекцияләре узачак, Байгильдиевлар нәселе вәкилләре белән гаилә очрашуы булачак. Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсендә һәм Менделеевск шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәсендә күчмә очрашулар планлаштырылган.

Шулай ук 24 февральдә «Истәлеккә. Шәриф Камал» дип исемләнгән күргәзмә ачылачак. Ул Шәриф Камалның педагогик һәм остазлык эшчәнлегенең кызыклы аспектларын ача һәм яшь авторларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән әдәби премия темасы белән аваздаш булып тора. Күргәзмәдә язучының иҗаты, мавыгулары, көндәлек тормышы һәм әдәби эзләнүләре шаһитлары булган экспонатлар тәкъдим ителәчәк. Алар барысы да музей тарихында беренче тапкыр күрсәтелә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*