tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнә районында VIII нче Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе узды
Әтнә районында VIII нче Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе узды

Әтнә районында VIII нче Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе узды

Чара Әтнә районының Комыргуҗа авылы мәктәбендә оештырылды. Эпидемиологик вәзгыятьне исәптә тотып, ул быел онлайн форматта уза. Чарада Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты галимнәре һәм Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре катнашты. БТКның Мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи конференциядә катнашучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.

Быел конференция сигезенче тапкыр оештырыла. Аның эшчәнлегендә  гомуми белем бирү оешмаларының  8-11 сыйныф укучылары һәм татар теле укытучылары катнаша.

Барлыгы  55 эш кабул ителгән. Шуларның 36 сы  чыгыш ясау өчен сайлап алына. Алар  Әтнә, Балтач, Әлмәт, Биектау районнары һәм Мари Эл республикасыннан. Чыгышлар 4 секция буенча үтте.

1нче секция – Ш.Мәрҗанинең эшчәнлеге һәм  иҗади мирасы турындагы секция

“Мәрҗани безнең таңыбызның Чулпаныдыр” (Г.Ибраһимов)

2 нче секция – С.Хәким эшчәнлеге һәм  иҗади мирасы турындагы секция.

“Сибгат Хәким – үзе бер тау, шигъриятнең зур тавы” (Н.Нәҗми)

3 нче секция -Татар теле һәм әдәбияты секциясе

“Халкым өчен мәңге кирәк Туган телем… (Л.Шагыйрҗан)

4 нче секция – Укытучылар секциясе

“Укучыларда милләтпәрвәрлек хисен тәрбияләүгә юнәлдерелгән заманча эш алымнары куллану тәҗрибәсе”.

Чыгышларны Казаннан һәм Чаллыдан килгән галимнәр, Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре бәяләде. 1-3 урыннар яулаучылар Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты һәм Бөтендөнья татар конгрессы дипломнары белән бүләкләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*