tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Бөтендөнья Хиҗаб көнен үткәрделәр
Казанда Бөтендөнья Хиҗаб көнен үткәрделәр

Казанда Бөтендөнья Хиҗаб көнен үткәрделәр

Бүген, 1 февральдә, Бөтендөнья хиҗаб көнендә, Татарстан мөфтияте “Туган авылым” милли-туристик комплексында Казанның танылган мөслимәләрен, хатын-кызлар белән эшләүче оешмаларның җитәкчеләрен, абыстайларын, мөгаллимәләрен җыйды. Алар белән халыкара дата уңаеннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин очрашу уздырды. Очрашуга мәртәбәле кунаклар буларак мөселман эшмәкәре Радик Габрахманов, танылган адвокат, Россиядә мөселманнарның юридик хокукларын яклау өлкәсендә тәҗрибә туплаган Руслан Нагиев, шулай ук күп балалы һәм азкеремле әниләр дә катнашты. Чараны мөфтияттән тыш Татарстанның мөслимәләр берлеге һәм “Хәләл-маркет” хәләл ярминкәләр уздыручы оештырды.

Очрашуга җыелучыларны иң баштан Татарстан Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина сәламләде:

– Татар хатын-кызы хиҗабны бик сөеп, бик яратып кулланган һәм кигән; хиҗаб белән без бөтен дөньяга танылганбыз. Хиҗаб көне дигәндә без үзебезнең милли киемнәребезне күздә тотабыз. Хатын-кызлар хиҗаб киюдән оялмасыннар, кисеннәр өчен тырышабыз, ул – яулык, шәл, камзул һ.б. хатын-кызны бизи торган һәм аның саулыгын саклый торган өс киеме. Милли кием динебезне дә саклый, – дип мөрәҗәгать итте ул һәм җәмәгатьчелеккә мөслимә киеменең матурлыгын, затлылыгын күрсәтүнең әһәмиятен ассызыклады.

Чараның төп өлешендә Татарстан мөфтияте тырышлыгы белән әзерләнеп бастырылган “Хиҗаб” белешмәлеген тәкъдим ителде. Бу уңайдан сүзне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алды. Ул үз чыгышында, тарихи документларга нигезләнеп, 1917 елда үткән мөселманнар корылтаенда хиҗаб мәсьәләсе буенча кабул ителгән карарлар, хиҗабның мәгънәсенә, тарихына, татар мәдәниятендә тоткан урынына ачыклык кертте.

– Кайберәүләр хиҗаб юк дип әйтсәләр дә, Коръәндә хиҗаб турында берничә аять бар, ул пәрдә дигәнне аңлата. XX йөз башында татарларда хиҗаб сүзе пәрәнҗәне аңлаткан. Шуңа Муса Бигиев, Галимҗан Баруди, Мөхлисә Бубый кебек галимнәребез катнашында үткән мөселманнар корылтаенда алар “безнең шәригатебездә хиҗаб кию вәҗиб түгел” дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Бүген исә, кызганычка каршы, бу сүзгә нигезләнеп, татар хатыннары хиҗаб кимәгән, дигән ялгыш фикерләр әйтелә. Гәрчә корылтайның әлеге карарында пәрәнҗә күздә тотылса да. Революциягә кадәр яулыкны химар дип атаганнар. Коръәндә “Нур” сүрәсендә “химарларыгызны киегез” дип әмер бирелә, димәк яулык кияргә кушыла. Хәзерге вакытта без хиҗаб сүзен яулыкка карата кулланабыз. Ләкин йөз ел элек хиҗаб сүзе пәрәнҗәгә карата әйтелгән. Безнең өчен мәгънә мөһим: димәк, яулык булган һәм аны кию фарыз, – диде ул.

“Хиҗаб” белешмәлеге Бөтендөнья Хиҗаб көненә багышлап Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр шурасы һәм “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан рус телендә әзерләп бастырылды. Әлеге басмада хатын-кызларга яулык киюнең фарыз булуы хакында Коръәннән, сөннәттән һәм фәнни хезмәтләрдән төп дәлилләр китерелгән, хатын-кыз мөселман киеменә кагылышлы төп терминология аңлатылып бирелгән. Китап фәнни-популяр телдә һәм массакүләм аудитория өчен атап язылган, ул дини һәм хокукый характердагы сорауларга җавап табарга ярдәм итә, хиҗабның төп мәгънәсен – хатын-кызны саклавын һәм аны тыйнак итеп күрсәтүен ачып бирә. Басма 13 бүлектән гыйбарәт һәм анда Коръәннән аятьләр, хәдисләр, фикъһ буенча карарлар, фәтвалар китерелә. хәзрәт басманың дәвамы булачагын, анда кануни якка әһәмият биреләчәген, законнар, шулай ук татар галимнәренең мөселман киеменә кагылышлы сүзләре кертеләчәген хәбәр итте.

“Хиҗаб” басмасы мөслимәләрнең генә өстәл китабы түгел, ул һөнәри эшчәнлекләрендә хиҗаб мәсьәләләре белән очрашып торучы укытучылар, эшмәкәрләр, спортчылар, юристлар, судьялар һ.б. җәмәгатьчелекләр өчен дә файдалы булачак. Мисал өчен, адвокат Руслан Нагиев “Хиҗаб” китабын әзерләп бастырганы өчен Татарстан мөфтиятенә рәхмәтләрен җиткерде.

Мөслимәләрнең хокукларын яклауда бу бик мөһим, кирәкле чыганак булып хезмәт итәчәк, шәригатьтә хатын-кызларга яулык киюнең мәҗбүри булуы күрсәтелә. Россия законнары дин тотучылар ягында, яулык кияргә теләүчеләрне Конституция яклый”, – диде ул.

Нәзарәткә рәхмәт сүзләрен шулай ук “Туган авылым” милли комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Габдрахманов җиткерде: “Мондый очрашулар бик мөһим. Без Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан чираттагы зур чаралар – мөфтият белән X Республикакүләм ифтар, Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина белән хатын-кызлар ифтары үткәрү турында сүз алып барабыз. Хатын-кызларны һәм динебезне яклаучы барлык башлангычларны хуплыйм”, – диде ул.

“Без “Хиҗаб” китабы чыгуына бик сөендек, чөнки бу актуаль теманы күтәреп чыккан фундаменталь, кыска, аңлаешлы басма юк иде әле. Без төрле шәһәрләрдә чаралар үткәрәбез, без аны хәзер дәгъват сыйфатында бүләк итеп өләшә алачакбыз, монда барысы да бар”, – дип сөйләде Гүзәл Габдрафикова “Хәләл-маркет” хәләл ярминкәләр уздыручы җитәкчесе.

“Мондый  китап күптән бик кирәк иде. Ул Коръәнгә, ислам чыганакларына, галимнәр хезмәтләренә нигезләнеп эшләнгән. Хиҗаб киюнең нигезе тасвирланган анда. Бу китапны бик көтеп алдык, без аны мөхтәсибәттә барлык абыстайларга тәкъдим итәчәкбез, ул документлар янында янәшә йөриячәк китап”, – диде Яңа Савин районы баш абыстае Нурия Шәрифҗанова.

“Хиҗаб” белешмәлеге очрашу кунакларының барысына да таратылды.

Алга таба танылган абыстайлар, җәмәгать эшлеклеләре, эшмәкәрләр, оештыручылар, мөселман киемнәре дизайнерлары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кулыннан истәлекле бүләкләр алды.

Моннан тыш, чара кысаларында бүген Казан шәһәренең җиде районына баш абыстайлар тәкъдим ителде. Алар халыкны ислам дине кануннары буенча яшәргә чакырып дәгъват эше алып бару, балалар бакчаларында хәләл туклану, мәктәпләрдә әхлак дәресләрен оештыру, аз керемле гаиләләргә ярдәм итү, социаль проектлар алып бару өчен җавап бирәчәк.

Нәзарәт Бөтендөнья хиҗаб көнен иртәгә – 2нче февральдә дә дәвам итәчәк: Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды һәм РФ мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе хәйрия фонды мохтаҗлар – ялгыз аналар, күпбалалы, үзенчәлекле балалар тәрбияләүче һәм авыр тормыш хәлендә калган аналар өчен тантаналы мәҗлес уздырачак. Кичәгә 50-дән кеше чакырылды. Алар өчен КИУ мөгаллиме Миләүшә Әдһәмова вәгазь укыячак. Җырчы Гүзәлем яулык бәйләү һәм “Бәхет ачкычы” иҗат төркеме балалар һәм аларның әниләре өчен бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класс күрсәтәчәк. Шулай ук балалар катнашында уеннар һәм иҗади чыгышлар да булачак. Кичә ахырында хиҗаб киюче гүзәл затларны онытылмас бүләкләр көтә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*