tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Екатеринбург татар яшьләре әдәби-музыкаль фатирникта шигырьләр укыган
Екатеринбург татар яшьләре әдәби-музыкаль фатирникта шигырьләр укыган

Екатеринбург татар яшьләре әдәби-музыкаль фатирникта шигырьләр укыган

Екатеринбургта «Яшен» татар оешмасы активистлары татар шагыйрьләренең иҗатына нигезләнеп, әдәби-музыкаль кичә үткәргән.

«Татар шагыйрьләренең иҗатына без бик игътибарлы. Габдулла Тукай, Муса Җәлил генә түгел, хәзерге иҗатчыларга да өстенлек бирәбез. Равил Фәйзуллин, Ләйлә Хәбибуллина, Рүзәл Мөхәммәтшинның шигырьләрен укыдык. Аннан соң, җирле шагыйрьләребез дә бар. Безгә кунакка „Хәзинә“ оешмасының элекке җитәкчесе, шагыйрә Тәнзилә Сидоренко да килде», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Свердловск өлкәсенең «Яшен» татар яшьләре иҗтимагый оешмасы рәисе Ринат Каштанов.

Аның әйтүенчә, Тәнзилә Сидоренко шигырьләрен үзе укыган. «Шигырьләре мәхәббәт, тормыш һәм яшәү мәгънәсе, милләттәшләребез кебек темаларга багышланган. Шигырьләрне укыганда активистыбыз Альберт Назыймов гитарада уйнады. Фатирник тәмамланыр алдыннан Борис Шәһалиев җитәкчелегендә баян триосы чыгыш ясады. Яшьләр татар көйләрен ишетеп, кушылып җырлап утырды», — диде ул.

Зилә Мөбәрәкшина 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*