tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хөрмәтле Галимҗан Хәмитҗан улы!
Хөрмәтле Галимҗан Хәмитҗан улы!

Хөрмәтле Галимҗан Хәмитҗан улы!

Бүген танылган татар язучысы һәм әдәбият белгече Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов туган көнен билгеләп үтә.

Хөрмәтле Галимҗан Хәмитҗан улы!

Бөтендөнья татар конгрыссының Башкарма комитеты исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне юбилеегыз – 65 яшь тулган көнегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Сезнең татар дөньясында үзегез тоткан ныклы урыныгыз бар. Хезмәт юлыгызны Казан Дәүләт университетында мөгаллим буларак башлап, соңрак Татарстан китап нәшриятында, республикабызның Язучылар берлеге идарәсендә, Министрлар Кабинеты аппаратында эшләгән елларыгыз Сезне нинди генә эшкә тотынсагыз үз эшегезнең остасы булуын раслады.

Сез милли рухлы, киң эрудицияле, үз укуычысын тапкан талантлы язучы. Мәдәни хәзинәбезгә керткән өлешегез Татарстанда гына түгел, республикабыздан читтә дә танылу тапты.  Шунысы шатландыра, бүгенге көндә Сез чын мәгънәсендә үзегезнең тырышлыгыгыз һәм талантыгызга карата хакимият һәм халык тарафыннан югары бәя алган, игътибарга лаек шәхесләребезнең берсе булып торасыз. Гомер бәйрәмегез уңаеннан Сезгә саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим. Иҗат чишмәгез беркайчан да саекмасын, янәшәгездә һәрвакыт якыннарыгызның ярдәмен һәм ихтирамын тоеп, озак еллар буе яшәргә насыйп булсын.

Олы ихтирам белән,
Бөтендөнья татар конгрессы
Башкарма комитеты җитәкчесе                                               Д.Ф. Шакиров

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*