tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда мөселман уку йортлары мөгаллимнәре форумы узды
Казанда мөселман уку йортлары мөгаллимнәре форумы узды

Казанда мөселман уку йортлары мөгаллимнәре форумы узды

Бүген, рабигыль-әүвәл аеның 4 нче көнендә (21 октябрьдә) Казанда мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәре Форумы узды. Форум 2011 елдан башлап ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгариф фонды һәм Россия ислам институты белән берлектә үткәрелә, мөселман мәгарифе һәм тәрбиясе өлкәсендәге мөһим мәсьәләләр турында фикер алышу һәм аларны хәл итү өчен мәйданчык булып тора. Быел әлеге форум «Хәзерге Россиянең фәнни-мәгариф киңлегендә традицион диннәр теологиясе» халыкара симпозиумы кысаларында оештырылды.

Форум Изге Коръән аятьләрен укып, дога кылудан башланып киткәннән соң, әлеге мәртәбәле җыенда катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сәламләде. Ул үз чыгышында мөгалимнәргә дин гыйлемен бирүдә сабыр булырга, мәчет каршындагы курсларга йөри башлаган яшьләрне игътибарга алырга, аларның әти-әниләре белән элемтәне җайга салырга чакырды. Рөстәм хәзрәт фикеренчә, мәчет каршындагы курсларга яңа гына йөри башлаган яшьләр дини постулатларны дөрес аңлап бетермичә, өендә дөрес итеп аңлатып бирә алмыйча, шуның сәбәпле әти-әниләре белән каршылыкка керергә мөмкин. Ә ата-аналарда, үз чиратында, “дин дөрес түгел икән” дигән фикер туарга һәм алар баланы мәчеткә барудан тыярга, дисгармония килеп чыгарга мөмкин. Шуларны булдырмау өче Рөстәм хәзрәт ата-аналар белән җыелышлар уздырып, аларга яшьләргә биргән мәгълүматны җиткерергә һәм бала, курслардан өенә кайтып, дин турында сөйли башлаганда, ата-аналарның аны дөресләп җибәрерлек белеме булырга тиешлеген ассызыклап әйтте. Ул мәчет каршындагы курсларда белем бирүче мөгаллимнәргә: “Киләчәктә булган тәҗрибәне истә тотып, алга таба хаталарны җибәрмәскә кирәклеген аңлап эш итәргә кирәк”, – диде. Ә инде өлкән яшьтәге шәкертләр белән эшләүгә килгәндә, Рөстәм хәзрәт, билгеле бер системага салып, тулы Коръәнне укып чыгу – Коръәнне хәтем кылу эшен башкарырга тәкъдим итте: мәхәлләләрдә потенциал бар, имамнарның бурыч итеп куюы гына кирәк.

ТР Президенты Аппаратының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты вәкиле, баш киңәшче Айнур Солтанов үзенең  сәламләү сүзендә бүгенге көндә мәчет каршындагы курсларның тагын да актуальләшүен билгеләп үтте. “Сер түгел: дәүләт белем бирү системасында милли һәм төбәк компонентын өйрәтү буенча мөмкинлекләр чикле. Шуңа күрә үзләренең балаларын татар мохитендә тәрбияләргә, телне, динне өйрәтергә теләгән күп ата-аналар үз игътибарын мәчеткә таба юнәлтә. Мәчеттә шушы мохитне эзлиләр. Чыннан да, мөфтияткә, Камил хәзрәткә дә зур рәхмәт әйтергә кирәк, ул бу проблеманы аңлый”, – диде Айнур Солтанов.

Билгеле булганча, хәзер мәчет каршындагы курсларда “Без – татарлар!” дип аталган татар телен өйрәтү курслары эшләп килә. Анда дин генә түгел, татар теле дә, татар тарихы да өйрәтелә. “Бу, безнең фикеребезчә, чыннан да, переспектив башлангыч. Чөнки безнең телне, динне, төбәк тарихын белгән тулы канлы шәхесләр тәрбияләү максаты тора”, – диде Айнур Солтанов, мөгалимнәрнең фидакарь хезмәт куюын, моның шактый авыр эш булуын билгеләп үтеп.

Айнур Солтанов Татарстан җитәкчелегенең Диния нәзарәтенең инициативаларын хуплап каршы алуын, һәрдаим ярдәм итеп торырга әзер булуын, бергәләп эшләп, мәчет каршындагы курсларның эшчәнлеген камилләштереп, яңа дәрәҗәгә җиткерә алырбыз, дип хәбәр итте.

Форумда чыгыш ясаган Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Мәүлид ае белән котлап, шәкертләргә белем һәм тәрбия биргәндә, иң элек әдәп-әхлак мәсьәләләренә игътибар итәргә чакырды. Барлык белем һәм тәрбия эшенең гүзәл әхлакка алып барырга тиешлегенә басым ясады. Ислам галиме Ибн Гарәбинең хикмәтле сүзләрен искә төшереп, ул: “Әгәр кешенең күңелендә Исламга карата мәхәббәт булса, аның күңелендә Ислам дигән үсентене утыртып калдырырга тырыш, ул үз җимешләрен бирәчәк”, – дип искәртте. Һәм үрнәк итеп Кукмарадагы мәдрәсә җитәкчесе Ришат Курамшинның эшчәнлеген китерде. Балтач районы мәктәпләрендә әхлак дәресләрен укыту тәҗрибәсе белән таныштырып үтеп, балалар бакчаларында да, мәктәпләрдә дә Ислам диненең матурлыгын күрсәтергә кирәклеген ассызыклады. Җәлил хәзрәт, ТР Президенты аппараты вәкиле Айнур Солтановка да мөрәҗәгать итеп, дин әһелләренә грантларны шәхсән бирү мәсьәләсен күтәреп чыкты.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар Шурасы рәисе Айрат Әюпов исә мәчет каршындагы курсларны тәмамлаучыларны мәдрәсәләргә укырга җибәрү тәкъдиме белән чыкты, туган телне саклау мәсьәләләренә тукталды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының милли мәгариф комитеты җитәкчесе Рөстәм Гыйльметдинов үзенең сәламләү сүзендә Татарстанда дини белем бирү системасының югары дәрәҗәдә булуын һәм бу тәҗрибәне башка төбәкләргә дә тарату зарурлыгын билгеләп үтте. Ул шулай ук уку-укыту процессында цифрлы технологияләр куллану, тарихи мирасыбызны өйрәнү, дәресләрне кызыклы итү мәсьәләләренә тукталды. Пәйгамбәребезнең ﷺ хәдисен искә төшереп, белем биргән һәм белем эстәгән мөселманнарның зур дәрәҗәгә ия булуын билгеләп үтте.

Болгар ислам академиясе мөгаллиме, профессор Исмаил Х.М.Болбол бүгенге җыенның “безнең гыйлемгә булган мәхәббәтебезне күрсәтә”, дип билгеләп үтте. Һәм Палестинадагы мәчетләрдә белем бирүнең үткәне һәм тәҗрибәсе белән таныштырды. Үз җирлегендә балаларның Коръән ятлау тәҗрибәсе турында сөйләде.

Форум кысаларында ТР Диния нәзарәтенең он-лайн мәдрәсә проекты, шулай ук Алабуга шәһәренең «Ихсан» гомуми белем бирү мәктәбе мисалында үсеп килүче буынга әхлакый тәрбия бирү үрнәкләре, Казандагы “Адымнар” полилингваль комплексы эшчәнлеге, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының хәйрия проектларын тормышка ашыру тәҗрибәсе  тәкъдим ителде. Ә мәчетләр каршында эшләп килүче курсларның эш тәҗрибәсе белән Питрәч мөхтәсибәте Шәле авылының «Заһир» мәчете, Казан шәһәренең «Гадел» мәчете, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Лениногорск районы мөхтәсибәте вәкилләре һ. б. уртаклашты.

Форумның күркәм өлеше булып шулай ук рәхмәт хатларын тапшыру торды. Динебез һәм милләтебезнең алгы сафларында булып, нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен, Татарстан Мөфтиенең рәхмәт хаты Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдиновка һәм Нурлат районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелхановка тапшырылды.

Иртәгә исә, 22 октябрьдә, Симпозиум ачылачак. Аның кысаларында шулай ук мөселман мәгарифе үсешенә кагылышлы мәсьәләләр каралачак. Аерым алганда, катнашучыларга Болгар ислам академиясендә магистрлар һәм докторлар әзерләү системасы, Татарстанда дини һәм дөньяви уку йортларының хезмәттәшлек итүе, башлангыч баскычта белгечләрне дини белем бирү стандартларын кулланып әзерләү, дини мәгариф оешмаларында, дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып, укыту эшчәнлеген алып бару, фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру һ. б. белән танышу мөмкинлеге биреләчәк дип көтелә.

Моннан тыш, Форум һәм Симпозиум барышында Татарстан мөселман уку йортларының иң яхшы мөгаллимнәренә һәм укуда алдынгы булган студентларына ТР мөселманнары Диния нәзарәте бүләкләре, шул исәптән,  Мөфтинең Рәхмәт хатлары һәм исемле стипендияләре тапшырылачак.

dumrt.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*