tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Бурятиягә килде
Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Бурятиягә килде

Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Бурятиягә килде

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевны бүген Улан-Удэ шәһәренең “Байкал” аэропортында Бурятия Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары Баир Цыренов, Бурятия татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Саҗидә Баталова каршы алды.

Көн тәртибендә  Бурятия Республикасы башлыгы А,С, Цыденов белән очрашу. Аннары Милли Шура рәисе “Җиңү Мемориалы” паркына бара. Биредә ул Бурятиядәге Советлар Союзы Геройлары портретлары куелган Барельефка чәчәкләр салачак. Алар арасында Азнакай районыннан чыккан Әкрам Вәлиев та бар.

Шулай ук Бурятия Халыклар Дуслыгы йортында ачылган “Бурятия- безнең уртак йортыбыз” дип исемләнгән күргәзмәне дә караячак. Васил Шәйхразыев Улан-Удэ шәһәренең Үзәк мәчетенә барырга да планлаштыра.

Икенче көнне, 23 нче октябрьдә, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Улан-Удэдан 250 км ераклыкта урнашкан Усть-Кяхта авылына барачак. Биредә татарлар яши. Мәктәптә татар сыйныфы бар. Китапханәләре татарча китаплар белән тәэмин ителгән. Усть-Кяхта авылы татарларының тормыш-көнкүрешенә багышланган музей да эшли. Милли Шура рәисе алар белән танышачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*