Ашлыкны кибәктән ничек аерырга? Нәрсәнедер белмәү укытучы өчен оятмы? Яшь укытучылар мәктәптән ни өчен китә? Бу сорауларга без Санкт-Петербургта узган «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Киләчәк укытучысы» бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулаган, укучыларына Сез дип дәшкән Иннополис мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Айсылу Сәгыйтова белән бергәләп эзләдек. Айсылуга – 35 яшь, ул – Минзәлә төбәге кызы.
– Яшь укытучыга мәктәптә эшләү авыр, балалар да тыңламый, диләр. Педвузны тәмамлап, пицца саткан, төзелешкә эшкә күчкән укытучылар да бар. Сезнең дә, мәктәптән туйдым, дигән чакларыгыз буламы? Яшь мөгаллимнәр мәктәптән китмәсен өчен нишләргә?
– Миңа калса, укытучылыктан башка өлкәгә мәктәпкә очраклы рәвештә эләккән кешеләр китә. Алар кайчандыр, башка эш булмаганга күрә, кызыксынып килгән булырга мөмкин. Әгәр дә рухи яктан әзер булмыйча, педагог мәктәпкә укытырга теләмичә килгән булса, әлбәттә, балалар аны тыңламаячак. Әмма минем әле хезмәттәшләремнең берсеннән дә, укучылар тыңламаганга китәм, дигән сүзне ишеткәнем юк. Дәрес – укытучы хезмәтенең иң күңелле өлеше. Иң авыры – хисап тутыру, күп вакытны ала торган дәресләргә әзерләнү, дәфтәр тикшерү, әти-әниләр белән эшләү. Һәм укытучылар, чыннан да, бу йөкне күтәрә алмый. Бигрәк тә, алар мәктәпкә күңел кушуы буенча килмәгән булса.
Мин укытучы булырга мәктәптә укыганда ук хыялландым. Ул вакытта ук укыту алымнары турында китаплар укыдым, укытучыларымның эшен анализладым. Бу миңа хәзер дә ярдәм итә. Мин шуны аңлыйм: мәгариф – минем стихиям, аннан китәргә теләмим. Бәлки, кайчан да булса, бу өлкә эчендә юнәлешне яки эш форматын үзгәртермен. Гадәттә нәрсәнедер үзгәртергә кирәк дигән уй минем башыма иртәләрен керә. Бу вакытта мин дәрескә төн буе әзерләнгән булам, өстәвенә будильник иртән туктаусыз шалтырый башлый. Менә шул вакытта, бәлки, эштә нәрсәне дә булса үзгәртергә, онлайн-укытуга күчәргә, сәгатьләр санын азрак алырга кирәктер дип уйланам. Ләкин мәктәпкә килеп, дәресне башлауга бу уйлар тиз арада юкка чыга.
Эш күп, дәрескә әзерләнү күп вакытны ала. Бер дәресне өйрәнеп, шул калыпны еллар буе кабатларга яратмыйм. Аңа әзерләнгәндә балаларны күз алдыннан кичерәм, нинди авырлыклар барлыгын искә төшерәм, дәресне ничек кызыклы һәм нәтиҗәлерәк итәргә була дип уйланам. Бу – иҗади эш, һәм ул миңа бик ошый. Әлегә дәрескә әзерләнү ялымны, йокымны алмасын өчен нәрсә эшләргә кирәклеген уйламадым. Ә укытучыга көч, энергия чыганагы бик кирәк. Яшь укытучылар мәктәптән китмәсен өчен нәрсә эшләргә мөмкин, дигән сорауны күптән түгел генә үземнең «Инстаграм» сәхифәмдә дә кузгаттым.
– Нинди уйлар инде ул?
– Күңелгә кинәт кенә килде ул. Укытудан тыш, фән белән дә шөгыльләнәм. Филология фәннәре кандидаты буларак, вакыт-вакыт фәнни мәкаләләр язам. Шушы көннәрдә үз мәкаләм бастырылган җыентыкны кулга алгач, миңа укытучы эшендә нәтиҗә (сүз акча турында түгел) җитмәвен аңладым. Әйтик, төзүче йорт сала, бу – аның эш нәтиҗәсе. Пешекче аш пешерә, бу – продукт. Язучы китап яза, ул – аның иҗат җимеше. Әгәр укытучылык эшендә дә менә шундый нәтиҗә булса, укытучылар арасында «һөнәри яктан яну» күренешләре аз булыр иде. Укытучыга үз хезмәтенең нәтиҗәсен кайдадыр киләчәктә түгел, хәзер күрү мөһим. Мин әле моны уйлап бетермәдем. Әмма шуны әйтәм: бу Бөтенроссия тикшерү эшләре (ВПР) дә, БДИ күрсәткечләре дә, категорияләр дә түгел. Категорияләр – аерым бер баш авыртуы. Миңа укытучыларның биш ел саен категорияләрен раславы аңлашылмый. Күп кенә һөнәрләрдә биш ел саен үзеңнен дөя түгеллегеңне расларга кирәкми. Менә шул да укытучыларга эштән китәргә сәбәп булырга мөмкин. Биш ел саен белем күтәрүне бетерү педагогның мәктәптән китү очракларын киметергә ярдәм итәр иде.
– Мәктәптә балаларны яратмыйча эшләп буламы? Укучыларыгыз белән ара, ягъни дистанция саклыйсызмы?
– Укучыларны яратмыйча яхшы укытучы булу мөмкин түгел. Безнең төп эш балалар белән булганлыктан, аларны яратмау – үз эшеңне сөймәү дигән сүз. Шул ук вакытта ярату ул яхшы булырга тырышу, көйләү, һаман саен яратып тору дигәнне аңлатмый. Ярату ул – алар белән тәҗрибәңне уртаклашу, балаларны ничек бар, шулай кабул итү, шул ук вакытта аларга үсәргә булышу, кайда хаклы, кайда дөрес булмауларын аңлату. Әлбәттә, бу һәрвакытта да балаларга ошап бетмәячәк, нәфрәтләндерүе дә бар, әмма вакыт үтү белән алар хаталарын аңлап, гафу үтенергә мөмкин. Бу – укучыларның үсеше. Укытучы зирәк булырга тиеш. Укучылар белән һәрвакыт дистанция саклыйм. Ул ничектер үзеннән-үзе барлыкка килә. Хәтта студент вакытта практика үткәндә, 8 сыйныф укучыларына дәрес биргәндә дә, ара саклау миңа кыен булмады. Бәлки, бу минем укучыларны көйләү-чөйләмәү нәтиҗәседер. Мин аларны бик хөрмәт итәм, һәрберсенә Сез дип дәшәм. Һәрберсен шәхес дип кабул итәм, аларның үз кысасы бар. Алар барысы да минем укучыларым бит. Миңа үземнән ике тапкыр өлкәнрәк студентларны да укытырга туры килде, беркайчан да әшнәлек булмады. Без бер-беребез белән шаяртабыз, әдәбият дәресләрендә шактый ачык темалар турында фикер алыша алабыз, әмма шул ук вакытта берәү дә беркемнең чикләрен бозмый.
– Партада тик кенә утыр, тавышланма, көлеп утырма… Бүген әмер биреп кенә балаларны тәртипкә өйрәтеп булмый. Алар белән ничек дус булырга өйрәнергә?
– Әйе, авторитар кисәтүләр ясарга, әмер бирергә, балаларга басым ясарга ярамый. Беренче дәресләрдә балалар белән дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында фикер алышабыз. Мәсәлән, без укучы һәр дәрескә нибары 1 минутка гына соңга калса да, көненә 6–7 минут, ә атнага 40 минут тирәсе югалта, дип аңлатабыз. Ул сыйныфташларын да, укытучыларның да игътибарын читкә юнәлтәчәк. Бу – дөрес түгел. Укучылар еш кына дәрестә мәгълүматны кабул итәргә нәрсә комачаулавын әйтә, беренче дәресләрдә бозарга ярамаган кагыйдәләрне төзибез. Аны балалар үзләре уйлый, һәркем үз сүзен әйтә. Фикер алышканнан соң кабинетта кагыйдәләрне эләбез, әгәр кемдер аны боза икән, без аңа күрсәтәбез. Балаларны һәр дөрес җавап өчен мактыйм. Мактауның беркемгә дә зыян китергәне юк әле. Дәрестә балалар чынга ашмаслык фикерләр әйтергә дә оялмый. Миңа бүгенге заман балалары бик ошый, аларның үз фикере бар, аны курыкмыйча әйтә беләләр. Аларның, димәк, безнең дә киләчәк өметле булыр дип ышанам. Яңа сыйныф белән аңлашылмаучанлыклар булырга мөмкин. Әмма мин бала күңелендә үпкә калдырмаска тырышам. Укучы белән үзеңне тигез тотып, теләсә кайсы проблеманы чишеп була.
– Сездә тактаны кем сөртә: укытучымы, укучымы? Бүген балаларга идән юдыртырга, такта сөрттерергә ярамый. Моңа карата фикерегез ничек?
– Тактаны балалар үзләре сөртә. Әгәр мин язсам, әлбәттә, үзем. Дөресен генә әйткәндә, балаларга такта сөрттерергә ярамаганын белмәгән дә идем. Сыйныфта кизү торучы укучылар бар. Алар дәфтәрләр тарата, тактаны сөртә. Балалар моңа каршы түгел. Киресенә, бу вазыйфа өчен чират торалар әле. Идәнне балалар юмый, бездә парта, идән, тәрәзәләрне юучы клининг хезмәте бар. Әгәр балалар партага язса, әти-әниләр белән килешеп, өмә ясыйбыз. Без мәктәптә идән дә юдык, көз көне басуда бәрәңге дә алдык, моннан берәү дә зыян күрмәде. Хезмәт тәрбиясе берәүгә дә комачауламый. Балалар, әти-әниләр белән уртак тел таба белергә генә кирәк.
– Әгәр бала дәресне телефонына төшереп утыра икән, аны кулыннан тартып аласызмы?
– Бездә бар да җитди, телефон балаларның букчаларында тора. Дәрестә кирәк вакытта гына алырга рөхсәт бар. Укучының дәресне видеога төшерүен күз алдына китермим. Әгәр мондый ихтыяҗ туса, камера алып килеп, үзем төшерәм. Минем дәрестә видеога төшереп утыру дигән нәрсә юк. Әгәр телефонда уйнап утыруын күрсәм, тартып алмаячакмын, читкә куюын сораячакмын.
– Әгәр укучы укытучыга караганда күбрәк белә икән, бу – оятмы? Киләчәк укытучысы нинди булырга тиеш?
– Без мәгълүмат ташкыны агылган заманда яшибез. Әгәр дә элек укытучы бердәнбер мәгълүмат чыганагы булса, хәзер вазгыять тамырдан үзгәрде. Теләсә кайсы укучы бер минут эчендә интернетта шулкадәр күп мәгълүмат табарга мөмкин. Икенче яктан – мәгълүматны анализлый, ашлыкны кибәктән аера белергә, теге яки бу сорау буенча үз фикереңне формалаштырырга өйрәнә белергә кирәк. Һәм киләчәк укытучысы менә шуңа өйрәтергә тиеш тә. «Белмәү оят түгел, белергә теләмәү оят» дигән әйтем бар. Укытучылар укучыларына моны еш әйтәләр. Хәзер исә моны укытучыларга карата да әйтергә мөмкин. Хәзер барысын да белү мөмкин түгел, дөнья, технологияләр бик нык үзгәрде. Укытучы үз-үзен үстереп кенә уңышка ирешә ала.
– Конкурсларда еш катнашасызмы? Моның өчен вакыт күп китәме? «Киләчәк укытучысы» бөтенроссия бәйгесе сезгә нинди тәҗрибә бирде?
– Һөнәри бәйгеләрдә сирәк катнашам. Минемчә, укытучы өчен төп бәйге – дәрес. Ул үз-үзе белән, бу дәресем кичәгесеннән яхшырак булдымы, дип ярышырга тиеш. Бәйгегә әзерләнү күп көчне ала, дәресләр калдырырга туры килә, ә мин алай эшләргә яратмыйм. Дәреснең кыйммәте бәйгегә караганда күпкә мөһимрәк. «Киләчәк укытучысы» бәйгесе озакка сузылды, әмма мин анда катнашып карарга тәкъдим итәм. Бәйгегә әзерләнгәндә зур тәҗрибә алдым. Командада эшләү – үзе бер мәктәп, без конкурста катнашучылар бер-беребез белән социаль челтәрләрдә аралашып торабыз.
Сәрия Мифтахова