tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кардәшлек җепләре ныгый: Баулы районы Башкортстаннан кунаклар кабул итте
Кардәшлек җепләре ныгый: Баулы районы Башкортстаннан кунаклар кабул итте

Кардәшлек җепләре ныгый: Баулы районы Башкортстаннан кунаклар кабул итте

Кичә Баулы районына Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылыннан кадерле кунаклар – андагы “Ак калфак” татар-хатын кызлары оешмасы ханымнары килде. Аларны кунакка Исергәпнең “Ак калфак” җирле оешмасы алды. Моңа кадәр Баулы шәһәре, Исергәп авылы делегацияләре Төмәнәк авылы белән танышып кайткан иделәр.

Юл уңаеннан милләттәшләребез Баулы районы Кызылъяр авылындагы Фәнис Яруллин музеена да керделәр. Анда музей мөдире Гүзәлия Газизуллина аларга искиткеч эчтәлекле экскурсия үткәрде.

Исергәп авылында кунакларны бавырсак һәм чәчәкләр белән җирле “Ак калфак” оешмасы ханымнары каршы алды.

Күңелле, туганнарча очрашу барышында кунаклар ике катлы авыл мәктәбенең тарихы, авыл музее, Миргазиян һәм Вахит Юнысларга багышланган экспозиция, “Әүлия кабере” дип исемләнгән изге урын, авылның тарихи урамнары, оста куллы, ишегалларыннан гөлбакча ясаган Ирек һәм Гөлшат Тимаевлар хуҗалыгы белән таныштылар, “Бакыр тау” кафесында, җирле мәчеттә булдылар.

Бар җирдә дә аларны исергәплеләр ачык йөз белән каршы алдылар. Кунакларның үзешчән артистлар осталыгы, җирле иҗатчыларның шигырьләре белән дә танышу мөмкинлеге булды.

Бу очрашуны оештыруда Исергәпнең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рузилә Әбүзарова, актив хатын-кызлары күп көч куйды. Җирле мәктәп, мәчет активы, мәдәният хезмәткәрләре ярдәме дә зур булды.

Баулының “Ак калфак” ханымнары да бу матур чарадан читтә калмады. Актив катнашып, аңа ямь өстәделәр.

Фәридә Зыярова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*