tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Габдулла Тукай әдәби музеенда «Шүрәле хыяллары һәм куркулары» күргәзмәсе ачылды
Габдулла Тукай әдәби музеенда «Шүрәле хыяллары һәм куркулары» күргәзмәсе ачылды

Габдулла Тукай әдәби музеенда «Шүрәле хыяллары һәм куркулары» күргәзмәсе ачылды

Бүген Габдулла Тукай әдәби музеенда яшь рәссам Данил Әхмәтшинның «Шүрәле хыяллары һәм куркулары» эксперименталь сәнгать эшләре күргәзмәсе ачылды.

Тукай музее директоры Гүзәл Төхвәтова хәбәр итүенчә, күргәзмәдә авторның заманча иҗаты, Тукай геройларына һәм татар мәдәниятенә яңа карашы чагылыш таба.

Данил Әхмәтшин 2015 елдан «Шуралестан» сериясе буенча эшләгән. Аның рәсемнәре гомуми концепция буенча эшләнгән. Рәссам төрле мәдәни контекстларны тоташтыра — татар, рок-музыкаль, туган якны өйрәнү, кинематография контекстлары берләшә. Аның хезмәтләрендә татар эстрадасы, рок-музыка, Шүрәле, Су анасы, Һади Такташ, Гаяз Исхакый, Эйб Сапиен, грайндхаус, Супералиса, Тукай, ретро-фантастика бергә үрелеп бирелә.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*