tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында Саха (Якутия) Республикасы делегациясе белән очрашу узды
Бөтендөнья татар конгрессында Саха (Якутия) Республикасы делегациясе белән очрашу узды

Бөтендөнья татар конгрессында Саха (Якутия) Республикасы делегациясе белән очрашу узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында Саха (Якутия) Республикасы делегациясе белән очрашу узды. Кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

Очрашуда Саха (Якутия) Республикасының тышкы багланышлар һәм халыклар эше буенча министры урынбасары Владимир Спиридонов, Саха (Якутия) Республикасының Татарстан Республикасындагы вәкиле Рамил Закиров, Саха (Якутия) Республикасының “Туган як” татар мәдәни үзәге иҗтимагый оешмасы рәисе Игорь Хәлилов һәм әлеге оешма әгъзалары катнашты.

Данис Шакиров кунакларга Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Бөтендөнья татар конгрессы Халыкара берлеге Россия Федерациясенең 76 төбәгеннән һәм 42 чит илдән 510 оешманы берләштерә.

– Без елына 10га якын зур форум үткәрәбез. Алар арасында “Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы”, “Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы”, “Бөтендөнья татар яшьләре форумы” һ.б. бар. Бу форумнар татар халкының милли үзенчәлеген саклауга юнәлдерелгән, – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе.

Шулай ук Данис Шакиров кунакларга “Татарлар: гамәл стратегиясе” документы һәм әлеге стратегияне гамәлгә ашыру юллары турында сөйләде.

Саха (Якутия) Республикасының тышкы элемтәләр һәм халыклар эшләре буенча министры урынбасары Владимир Спиридонов кунакларны сәламләде һәм әлеге очрашуны оештыру өчен Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстанга килгән делегация исеменнән рәхмәт белдерде.

Владимир Спиридонов очрашуда катнашучыларга Саха (Якутия) Республикасы һәм Якутск шәһәре икътисады, җәмгыяте, мәдәнияте турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, татарлар республика тормышының барлык өлкәләрендә дә урын алып тора.

“Безнең татарлар белән хезмәттәлшек итү тарихыбыз тамырлары белән 17 гасырга барып тоташа. 2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Саха (Якутия) республикасында татарлар саны 8 меңгә якын, – дип ассызыклады Владимир Спиридонов. Ул шулай ук киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәттәшлеккә һәм гасырлар буе ныгып килгән дустанә мөнәсәбәтләрне үстерүгә өметен белдерде. Шулай ук, очрашуда киләсе елда Якутиядә Татарстан Республикасы көннәрен үткәрү планлаштырылуы әйтелде.

Саха (Якутия) Республикасының тышкы элемтәләр һәм халыклар эшләре буенча министр урынбасары Бөтендөнья татар конгрессының дөньядагы барлык татарлар белән элемтәдә торып эшчәнлек алып баруы соклану уята, дип билгеләп үтте.

-Без Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән эшләү буенча сезнең тәҗрибәгезне үзләштерергә, элемтәне җайга салу механизмнарын өйрәнергә телибез, – диде Владимир Спиридонов.

Саха (Якутия) Республикасының “Туган як” татар мәдәни үзәге иҗтимагый оешмасы рәисе Игорь Хәлилов татар җәмгыяте эшчәнлеге турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, оешмада 2021нче елда узачак Бөтенроссия халык санын алуга актив әзерлек бара. “Без “татар” дигән сүзнең горур яңгыравын телибез”, – дип билгеләп үтте ул.

Саха (Якутия) Республикасының Татарстан Республикасындагы вәкиле Рамил Закиров, ике республиканың хезмәттәшлек өлкәсендәге эшчәнлек – зур җаваплылык, дип билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, Якутиядә федераль Сабантуй уздыру мәсьәләсе күтәрелде. “Бу Саха (Якутия) республикасында яшәүче татарлар өчен әһәмиятле вакыйга булыр иде”, – диде ул.

Шулай ук бүген Рамил Закировка Бөтендөнья татар конгрессының “Татар халкы алдындагы зур казанышлары өчен” медале тапшырылды.

Исегезгә төшерәбез, 7-11 июньдә Татарстанда Якутия көннәре уза. Казанга Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаев җитәкчелегендә зур делегация килде. 8 июньдә Айсен Николаев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Биредә Татарстан Республикасы һәм Саха (Якутия) Республикасы арасында икътисадый, социаль һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Шулай ук Татарстан Республикасында Якутия көннәре кысаларында Якутия осталарының эшләнмәләре күргәзмәсе, Якут киносы көннәре оештырылды.

Ләйсән Хаерова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*