tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүнең татар милли үзәгендә – “Уйна, гармун!” II иҗади-музыкаль фестивале
Мәскәүнең татар милли үзәгендә – “Уйна, гармун!” II иҗади-музыкаль фестивале

Мәскәүнең татар милли үзәгендә – “Уйна, гармун!” II иҗади-музыкаль фестивале

Май азагында Мәскәүнең татар милли үзәгендә “Уйна, гармун!” II иҗади-музыкаль фестиваль булып үтте. Аның быелгысы мәртәбәле баянчы Рушан Люкмановның 60 яшьлек юбилеена һәм виртуоз остазның “Вокаль-инструменталь студиясе”ндә шөгыльләнгән чыгарылыш класс тәрбияләнүчеләренең иҗади отчёт чыгышларына багышланган иде. Аның кул астында олысы-кечесе 35 кеше баянда уйнау нечкәлекләрен үзләштергән.

“Үземнең тәрбияләнүчеләремә бүләк ясыйсы – аларны зур сәхнәгә чыгару хыялы белән күптән канатланып йөрдем, ниһаять, морадыма ирештем”, – диде зур канәгатьлек хисе белән Рушан Яхъя улы һәм иҗат кичәсенә килгән сәхнәдәш дусларына олы рәхмәтләрен белдерде.

Фестиваль программасы, көтелгәнчә, бай булды һәм ул ике өлештән торды. Беренчесен бәйрәм сәбәпчесе үзе башлап җибәрде һәм сәхнәдә күренү көе, тамашачылар аны көчле алкышларга күмде. Юбиляр башкаруында “Кыр казлары” халык җыры яңгырады һәм ахырдан аңа гаилә дуслары, тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре кәрзин тулы чәчәкләр, төрле бүләкләр бирделәр.

Бу чараны алып баручы Галия Аюпова кунакларны Рушан Яхъя улының биографиясе белән таныштырганнан соң, сәхнәгә юбилярның авылдашы, Мәскәү татар мәдәнияте үзәгенең художество җитәкчесе, Татарстан белән Россиянең атказанган артисты Илдар Шиһапов чыкты һәм Рушан Яхъя улын юбилее белән кайнар котлады, җылы теләкләрен ирештерде һәм ихластан бүләген тапшырды.

Юбилярның студиясе тәрбияләнүчеләре өчен бу көн аеруча дулкынландыргыч килеп чыкты, чөнки алар зур сәхнәдә, күп санлы тамашачы каршында үз осталыкларын күрсәтте.

Иң баштан кече төркемдә шөгыльләнүчеләр музыкаль сәләтләрен тәкъдим иттеләр: кайсысы уйнады, кайсысы җырлады һәм барысы да кайнар алкышлар белән бүләкләнде. Мәсәлән, бу көнне иҗади имтиханны Самир һәм Рамис Хәсәновлар (Мәдәнә-К.Остров), Кадир, Ләйсән, Закир Карагатовлар (Рбишча-Атяравыл), Рөстәм, Амир Абдуллиннар, Рамил Шакиров, Алина Фәйзрахманова (барысы да Актук) лаек уздылар. Аннары зур сәхнәгә өлкән төркем тәрбияләнүчеләре чыкты. Алар арасыннан Рамис Мусин (Рбишча-Анды), Надир Мостафин (Шөбиле-Яндавишча), Наил Секамов (Мәскәү), Илнур Азизов (Куйсуы), Марат Әббәсов (Кадомавыл-Чүмбәли), Камил Әбүбәкиров (Мәдәнә), Мөнир Бәдретдинов (Пашат) һәм Айдар Аймалетдиновны (Сафаҗай) билгеләп үтәр идем. Әлбәттә, чыгышлары белән башка төбәкләрдән булган тәрбияләнүчеләр дә үз остазларын яхшы музыкаль номерлары белән куандырдылар. Ә кече төркемдәге нәни якташларыбызның сәхнәдә үз-үзләрен тотышларына сокланмыйча мөмкин түгел иде. Алар хәтта тәнәфестә дә уен коралларын ташламадылар, ә тамашачы күңелен күтәреп тордылар, өлкәннәрдән калышмый кыска көйләрне һәм җырларны оста башкардылар.

Фестивальнең икенче өлешендә юбилярны Башкортостан (Илнара Нигъмәтуллина, Лилия Аминова) һәм Татарстанның танылган артистлары (Альфина Әхмәтҗан, Әлфия Белякова, Тәнзилә Кармаева, Рифкат Нурәхмәтов, Флюра Шамсутдинова һәм Илфат, Шәүкәт, Айсылу Миңнегалиевлар) музыкаль чыгышлары белән сөендереп, җылы тәбрикләделәр. Ә якташларыннан җырчы Зәйнәп Сөләйманова (Бозлау), Хамисә Хөсәинова (Суыксу), Рафек Вәлитов (Мәдәнә), Марат Эксанов (Сафаҗай) һәм Рушан Бәдретдиновны (Семочки) билгеләп үтәргә мөмкин. “Илдан”, “Мирас” ансамбле чыгышлары да тамашачылар күңеленә хуш килде.

Наил Аксянов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*