tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күлле Киме авылында Лена Шагыйрьҗанны искә алдылар
Күлле Киме авылында Лена Шагыйрьҗанны искә алдылар

Күлле Киме авылында Лена Шагыйрьҗанны искә алдылар

Чарада Татарстаннан һәм Башкортстаннан шагыйрәнең каләмдәшләре һәм сәнгать әһелләре катнашты: Ркаил Зәйдулла, Марсель Галиев, Илсөяр Иксанова, Галимҗан Гыйльманов, Рафис Корбан, Рәмис Аймәт, Гөлүсә Батталова, Данил Салихов, Рөстәм Маликов һәм Татарстанның халык артисткасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Луара Шакирҗанова.

Авыл халкы, җәмәгатьчелек белән очрашуда Сибгат Хәким музее һәм Күлле Киме төп белем бирү мәктәбе укучылары әзерләгән чыгыш булды.

Каләмдәшләре Лена Шагыйрьҗанны, аның иҗатын олылап искә алдылар. Соңыннан зиратта булып, шагыйрьнең каберенә чәчәкләр куйдылар. Очрашу уңаеннан күренекле татар шагыйре Сибгат Хәкимнең туган нигезенә килеп баш иделәр.

Гөлсинә Хәкимуллина

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*