Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында районыбызның күренекле гаиләсе булган Венера һәм Алмас Сабитовларны бүләкләделәр.
Әлеге күпбалалы гаилә “Ел гаиләсе-2022” Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулап, Сабитовлар диплом һәм медаль белән хөрмәтләнде.
Шулай ук балалар йортыннан кайткан сабыйларга гаилә назы, ата-ана җылысы бүләк иткән Сабитовларга өр-яңа автобус ачкычы тапшырдылар.
Чыганак: aktanysh-rt.ru