tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бер гасыр гомер
Бер гасыр гомер

Бер гасыр гомер

Тубыл шәһәрендә озын гомерле якташларыбызга хөрмәт күрсәтү матур традиция. Сугыш һәм педагогик хезмәт ветераны Гәүһәрә Сәйфи кызы Кутумовага 27 нче гыйнварда 100 яшь тула. Тубыл районының яшьтәше гомер юлын барлап авыр чакларын, сынауларны, шатлыклы көннәрен еш искә ала.

100 яшен каршы алган Гәүһәрә апа күп балалы гаиләдә туа. Иртә әнисез калган кыз кече яшеннән йорт эшләренә өйрәнә, тәртипне, чисталыкны ярата. Үги әни һәм әби белән бабасының тәрбиясендә үскән Гәүһәрә апага балачакта алган белемнәре, өйрәнгән гадәтләре тормыш юлында кирәгә, файдалы була. Укырга, белем алырга теләге зур булган кыз 1935 нче елны Иштаманның башлангыч мәктәбен тәмамлап Тубыл шәһәренең җидееллык 15 нче мәктәбенә укырга килә. Ул елларны искә алып:”Ун яшьлек, рус телендә ике сүзне бәйләп сөйли белмәгән авылдан килгән балаларны мәктәптә җылы каршы алдылар. Укытучылар безгә белем, тәрбия бирделәр. Без интернатта яшәдек, тырышып укыдык, сынауларга бирешмәдек,”-дип хатирәләре белән уртаклашты. Ул елларны мәктәп директоры булып Мөхәммәтулла Нимаш улы Урамаев, ике елдан соң Казан университетыннан белем алып килгән Зыя Кашшаф улы Фәсахов мәктәп җитәкчесе вазифасын башкара.

1938 нче елны 15 нче мәктәпкә урта белем бирү мәктәбе статусы бирелә. Гәүһәрә апа уку йортын яхшы билгеләргә тәмамлый һәм укуын педагогик училищеда дәвам итәргә планлаштыра. 1941 нче елның 18 июнендә мәктәпне тәмамлаучыларның чыгарылыш кичәсе уза, ә дүрт көннән соң Бөек Ватан сугышы башлана. Кызганычка, Гәүһәрәгә укуын дәвам итәргә мөмкинлек булмый. Мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлаган, тирән белемле кызны башлангыч сыйныф укытучысы итеп билгелиләр. Сугыш елларны ул Тубыл районы авыл мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли.

Надцы авылында эшләгән чорында Тубыл шәһәрендә узган укытучылар конференциясенә килгән яшь укытучы Хәмит Хөсәен улы Кутумов белән таныша. Бер–берләренә булган тирән һәм саф мәхәббәт аларны гомерлеккә кавыштыра да. Хәмит Гәүһәрәне Надцыдан туган авылы-Сатылганга алып кайта. Гәүһәрә апа монда мәтәптә укытучылык эшен дәвам итә, ә тормыш иптәше Хәмит аэропортта инженер булып (ОТК) да хезмәт итә. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Бөек Ватан сугышы ветераны үзенең эшен яратып эшли. Ул лаеклы ялга “Аэрофлот отличнигы” исемен алып чыга. Кутумовларның гаиләләрен бәхетле иттереп бер–бер артлы биш бала туа. Уллары Камил сөяктән сыннар кисеп эшләүче рәссам, өчесе һөнәрләрен авиация белән бәйлиләр. Габил белән Нәбил Выборг авиация училищесын тәмамлап очучы булып хезмәт итәләр. Фәрит Харьков хәрби инженерлар әзерләү авиация училищесын тәмамлап кайнар нокталарда хезмәт итә. Кызлары Фәридә Төмән дәүләт университетының химия факультетын тәмамлап эшли һәм яши Брянск шәһәрендә.

Сабыр, тормыш сөючән, бай яшәү тәҗрибәсен туплаган, киңәшләре белән ярдәмгә килгән ветеран Гәүһәрә апа Кутумованың бер гасырга сузылган гомер юлында авыр чаклары, сынаулары, бала кайгысы да җитәрлек булган.

100 яшендә дә үз зихенен югалтмаган Гәүһәрә апа Коръән аятьләрен яттан белә, намазын да укый, яңалыклар белән дә кызыксына, кергән кешегә изге теләкләрен, догаларын юллый.

Гәүһәрә апа бүгенге көндә балаларының, киленнәренең, оныкларының кадер-хөрмәтендә яши. 100 яшенә чыккан, намуслы хезмәт юлы үткән сугыш ветераны, ветеран укытучы Гәүһәрә апа Кутумовага без дә изге теләкләребезне юллыйбыз, сәламәтлек, бала-оныкларыгызның бәхетенә, уңышларына сөенеп яшәргә язсын сезгә.

Римма Умитбаева.

Тубыл

Тимур Карымов фотолары.

 

                                                                                             

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*