Декабрь башында Уфада татарча көрәш буенча чемпионат һәм Россия беренчелеге үтте. Ярышларда көч сынашырга Россиянең 37 регионыннан 140 көрәшче килгән иде, – диде Киров өлкәсе татарча көрәш федерациясе президенты Расим Хафизов – Әлбәттә, бу бик дәрәҗәле ярышлар һәм бил алышырга килгән көрәшчеләр барсы танылган һәм гаять көчлеләр.
Киров өлкәсе командасына Вятка Аланы һәм Малмыж районнары көрәшчеләреннән җыйдык, барлыгы 7 кеше. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә команда 7 нче урынга чыкты.
100 килограмма хәтле авырлыктагы көрәшчеләр арасында Вятка Аланыннан Ринат Сәләхетдинов өченче призлы урын алды. Ярышларга бару чыгымлы эш, шуңа күрә милли көрәш дип җан атып безгә ярдәмгә килгән бар кешегә зур рәхмәт, шул исәптән өлкә администрациясенең физик культура һәм спорт идарәсенә.
Ш.Хәлимова