tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәдәният үзәге берләштерә, талантларга канат куя
Мәдәният үзәге берләштерә, талантларга канат куя

Мәдәният үзәге берләштерә, талантларга канат куя

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә зур бәйрәм гөрләп узды. Үзәкнең 25 еллык юбилеена багышланган тантанада өлкә һәм шәһәр, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы җитәкчеләре, мәдәният хезмәткәрләре һәм ветераннары, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

Шәрәфле кунаклар иң әүвәл урта гасыр шагыйре, болгар-татар мәгърифәтчесе Кол Гали һәйкәленә чәчәкләр куйдылар. Ә бәйрәмгә җыелган милләттәшләребезне беренче булып Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов сәламләде.

“Ульяновск өлкәсе – Россиядә этник яктан иң күп төрле территорияләрнең берсе. Татар милләте вәкилләре безнең төбәк тарихында һәм тормышында лаеклы урын били. Сембер-Ульяновск крае үз территориясендә ике тапкыр федераль Сабан туен һәм VII нче Бөтенроссия авыл Сабан туен кабул итте. Әлеге бәйрәмнәрдә Россиянең дистәләгән субъекты, барлык милләтләр һәм диннәр вәкилләре бик теләп катнашты. Татар халкының хезмәт һәм җыр тантанасы безнең күп милләтле региональ мәдәниятнең символына әверелде. Татар мәдәният үзәге чирек гасыр дәвамында татар милли мәдәниятен саклап калып үстерүгә, яшь буынны тәрбияләүгә бәһасез өлеш кертә. Аның Россиянең бик күп төбәкләре һәм аларның татар милли-мәдәни автономияләре, Бөтендөнья татар конгрессы белән хезмәттәшлек итүгә юнәлдерелгән эшчәнлеге татар халкының милли традицияләренә һәм йолаларына, тарихына һәм мәдәниятенә зур кызыксыну уяту мөмкинлеге тудырды”,- дип ассызыклады Сергей Морозов.

Төбәк башлыгы милли мәдәниятне саклап калу һәм популярлаштыру буенча тырыш хезмәтләре өчен Татар мәдәният үзәге коллективына рәхмәтен белдерде һәм шулай ук культура учагы бинасында ремонт эшләре башкару өчен 3,8 миллион сумлык сертификат бүләк итте.

Сергей Морозов мәдәният тармагы ветераны, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Нурия Туркованы Ульяновск өлкәсенең Халыклар дуслыгы медале белән бүләкләде. Ә Татар мәдәният үзәге мөдире, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рамилә Сафина “За веру и добродетель” почет билгесенә лаек булды. Татар мәдәният үзәге коллективына, мәдәният үзәгенең Барый Тарханов исемендәге халык театры режиссеры Гөлия Салахутдиновага һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма комитеты әгъзасы Рамилә Гимадеевага Губернаторның Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев билгеләп үтүенчә, Ульяновск өлкәсе җитәкчелеге татарларның милли үзенчәлекләрен саклап калу, күп милләтле регионда яшәүче барча халыкларның тормышы һәм үсеше өчен уңай шартлар тудыру мәсьәләсенә зур игътибар бирә.

“Регион башлыгы, татар милли хәрәкәте активистлары һәм ветераннары белән очрашуга без ашкынып, бик тә сөенеп, зур җаваплылык хисе тоеп килдек. Халыкара туган тел көне алдыннан Ульяновск өлкәсе Татар мәдәният үзәгенең 25 ел дәвамында милли мәдәниятне һәм ана телен саклап калып үстерү юнәлешендә зур эшләр башкаруын билгеләп үтми мөмкин түгел. Сезнең регион татар халкының үсеше, милләтара тынычлык һәм татулыкны саклап калу мәсьәләсен һәрвакыт күз уңында тота. 2022 елда Ульяновск өлкәсе кабат федераль Сабан туен кабул итәчәк. Әлеге бәйрәм, күркәм вакыйга барлык милләт һәм дин вәкилләрен дә берләштерү, бер мәйданга җыю максаты куя”,- диде Васил Шәйхразиев.

Милли Шура җитәкчесе Татар мәдәният үзәгенә концерт баяны юнәтү өчен сертификат тапшырды. Ә өлкәнең сәнгать һәм мәдәни сәясәт министры Евгения Сидорованы һәм Халык мәдәнияте үзәге генераль директоры Елена Лаковскаяны Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” билгесе белән бүләкләде. Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылы мәдәният йорты директоры, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Гакыйль Шакуров һәм Татар мәдәният үзәгенең “Хыял тамчылары” балалар ансамбле сәнгать җитәкчесе Алсу Альметова Бөтендөнья татар конгрессының иң зур бүләгенә – “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медаленә лаек табылдылар.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин хәбәр итүенчә, Ульяновск шәһәрендә Татар мәдәният үзәге Россиядә беренчеләрдән булып ачыла.

“Безнең өчен бу зур горурлык һәм дәрәҗә. Хәзер безнең төбәктә татар мәктәбе эшләп килә, мәктәпләрдә татар теле аерым фән буларак һәм факультативларда, түгәрәкләрдә өйрәнелә. 30 елдан артык инде татар телендә “Өмет” газетасы нәшер ителә. “Репортер73” телеканалында “Чишмә” тапшыруы эфирга чыга, ул татар мәдәниятен һәм халык иҗатын яктырта. Өлкәбездә шулай ук “ТНВ” телеканалының филиалы ачылды. Болар барысы да регион башлыгының безнең төбәктә күп төрле мәдәниятләр һәм традицияләрне саклап калуга юнәлдерелгән грамоталы сәясәте нәтиҗәсендә эшләнә”,- диде Рамис Сафин.

Бәйрәмнең тантаналы өлеше тәмамланганнан соң, 2022 елда Ульяновск өлкәсе территориясендә ХХI нче федераль Сабан туен үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды. Өлкәнең сәнгать һәм мәдәни сәясәт министры Евгения Сидорова әйтүенчә, Сабантуй Россия халыкларын берләштерүче, милли гореф-гадәтләр һәм йолаларны саклап калу мөмкинлеге тудыручы бәйрәм булып тора.

“Сабантуй бәйрәмендә хәзер инде традициягә кергән мәйданчыклар белән беррәттән, беренче татар китабының 300 еллыгына багышланган зона эшләячәк. Шулай ук Ульяновск өлкәсе татар язучыларының һәм Татарстан китап нәшрияты чыгарган китапларны сатып алу мөмкинлеге булыр. Реппринт басма – беренче татар китабы – Петр патшаның манифесты да күпләрдә кызыксыну тудырыр дип уйлыйм. Ә “Без СССРдан” дип исемләнгән мәйданчык, әлбәттә инде, Советлар Союзы барлыкка килүенә 100 ел булуга багышлана”,- диде Евгения Сидорова.

2022 елның федераль Сабан туен берничә этапта үткәрү күздә тотыла. Башта милли бәйрәмебез шәһәрләр һәм районнарда, татар авылларында узачак. Әлеге бәйрәмнәрдә Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсенең татар язучылары һәм шагыйрьләре катнашыр дип көтелә.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*