tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әстерхан шәһәрендәге 74 нче номерлы мәктәп янында Габдулла Тукайга бюст ачылды
Әстерхан шәһәрендәге 74 нче номерлы мәктәп янында Габдулла Тукайга бюст ачылды

Әстерхан шәһәрендәге 74 нче номерлы мәктәп янында Габдулла Тукайга бюст ачылды

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Әстерхан өлкәсенә сәфәре барышында, татар халкының бөек шагыйре Г. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Исегезгә төшерәбез, биредә һәйкәл  Г. Тукай исемендәге скверда 2013 нче елның май аенда ачылган иде.

Әстерхан шәһәрендә бөек шагыйребез исемен йөртүче мәктәп тә бар. Васил Шәйхразыев 74 нче номерлы уку йортына килде. Анда ул укытучылар һәм укучылар белән аралаша, мәктәп тормышы белән таныша. Казаннан кунаклар килгән көн икеләтә бәйрәм булды. Мәктәп ишегалдында Габдулла Тукайга бюст ачылды. Милли Шура рәисе әлеге тантанада катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*