tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чабаксар татар теле һәм әдәбияты укытучыларын җыйды
Чабаксар татар теле һәм әдәбияты укытучыларын җыйды

Чабаксар татар теле һәм әдәбияты укытучыларын җыйды

Бүген Чабаксар шәһәрендә республика, шәһәр һәм авылларында эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  l – Форумы эшли башлады. Аның эшендә Татарстан, Марий Эль республикаларыннан килгән укытучылар да катнашты. Форумны төбәкнең татар автономиясе һәм Чувашстанның мәгарифне үстерү Институты оештырды. Аны ачу тантансында чыгыш ясап Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының баш белгече Гөлия Мусина министрлыкның мактау грамоталарын һәм бүләкләрен тапшырды. Форум барышында чыгыш ясаучылар Казаннан читтә ана теле укытуны оештыру, күп милләтле мәктәпләрдә татар теле сыйныфларын ачу, мәктәпләрне дәреслекләр, матур әдәбият һәм методик кулланмалар белән тәэмин итү мәсьәләләре күтәрелде. Чувашстан татар автономиясе рәисе Хәйдәр Сафиуллин  мондый форматтагы форумнар уздыруны киләчәктә дә дәвам итәчәкбез диде.

Рамис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*