tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Әстерхан өлкәсе Губернаторы Игорь Бабушкин белән очрашты
Васил Шәйхразыев Әстерхан өлкәсе Губернаторы Игорь Бабушкин белән очрашты

Васил Шәйхразыев Әстерхан өлкәсе Губернаторы Игорь Бабушкин белән очрашты

Бүген Әстерхан өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе
В.Г. Шәйхразыев Әстерхан өлкәсе Губернаторы И. Ю. Бабушкин белән очрашты. Очрашу губернатор администрациясе бинасында узды.

Очрашу барышында җитәкчеләр татар телен, мәдәниятен һәм сәнгатен саклау һәм үстерү буенча ярдәм итү мәсьәләләре һәм чаралары турында фикер алыштылар. Бүгенге көндә Әстерхан өлкәсендә 70 меңгә якын татар исәпләнә. Башкала ике тапкыр Федераль Сабантуйны үзендә кабул итте.

Исегезгә төшерәбез, иртәгә Әстерхан шәһәрендә Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округларының татар иҗтимагый берләшмәләре активының чираттагы округ утырышы узачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*