tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Әстерхан өлкәсенең “Дуслык йорты”нда булды
Васил Шәйхразыев Әстерхан өлкәсенең “Дуслык йорты”нда булды

Васил Шәйхразыев Әстерхан өлкәсенең “Дуслык йорты”нда булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев Россиянең федераль округлары буенча эшлекле сәфәрләрен дәвам итә. Бу көннәрдә ТР Вице-премьеры Әстерхан өлкәсендә.

Биредә Милли Шура рәисе Әстерхан өлкәсенең “Дуслык йорты” халык мәдәнияте фәнни-методик үзәгендә булды. Хәзерге вакытта Үзәк фәнни, басма, методик, проект һәм оештыру эшләрен алып бара. Оешмада 115 кеше эшли, алар арасында фән кандидатлары, Россия, Татарстан, Дагестанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре бар.

2013 елның 13 декабрендә Үзәкнең яңа бүлеге – Һөнәрчелек йорты үз эшен башлады. Аның төп бурычы – Әстерхан өлкәсе халык кәсепләрен саклап калу һәм үстерү.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*