tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләтне дәвалаучы шагыйрә
Милләтне дәвалаучы шагыйрә

Милләтне дәвалаучы шагыйрә

Казанда узган чараларда делегат буларак катнашырга туры килгәндә, Нәҗибә Сафинаның трибуналардан тел, милләт турында ялкынлы чыгышлар ясаганын ишеткәнем бар. Фикерен ярып әйтә белүче, үткен телле, тәвәккәл шагыйрә ул. Үзенең барлык шигъри сәләтен дә телне, милләтне саклап калырга өндәүгә, халыкка уңай тәэсир итәргә, уйландырырга юнәлтә.

19 октябрьдә Нәҗибә Сафина Казаннан татар иҗтимагый үзәге вәкилләре белән бергә Удмурт иҗтимагый үзәге оештырган фестивальгә һәм Альберт Разинны искә алу кичәсенә килде. Әлбәттә, без дә әдәби очрашу оештырып, шагыйрә белән күзгә-күз карап аралашу, үзе укуында шигырьләрен тыңлау мөмкинлеген ычкындырмадык: әдәбият сөюче милләттәшләребезне җыеп, Нәҗибә Сафинаны Муса Җәлил китапханәсенә чакырдык. Ул көнне биредә татарча диктант язу чарасы да узды. Татар тормышыннан битараф булмаган милләттәшләребезгә Нәҗибә Сафинаның фикерләре дә, борчылулары бик аңлашыла иде.

Әйе, Нәҗибә Сафина үзенең тормышының мәгънәсен милли иреклек, милли тигезлек өчен көрәшүдә күрә, ул тормышта үзен шушы юнәлештә тапкан. “Таптым да, югалттым да дип әйтергә мөмкин. Иң беренче чиратта, мин — татар милләте кешесе. Әгәр безнең татар милләтенә мөнәсәбәтебез үзгәрмәячәк икән, без үзебезне татар буларак югалтабыз”, — ди ул халкыбызның киләчәге өчен борчылып.

Бала чактан шагыйрә табиб булырга хыялланган, әмма Нәҗибә апага табибә булырга туры килми. Ул үзен иҗатта таба. Иҗатта да, аны шагыйрә дип кенә әйтеп булмас иде. Ул шигырьләре белән милләткә җан өрергә, халыкның битарафлыгын дәваларга омтыла.

Ләкин ул моңа ирешү юлларын бары тик милләтебезнең үз дәүләт теле булганда гына ирешеп булуын ассызыклый. “Минем әти гарәп графикасында да, кириллица белән дә укый-яза белә иде. Ләкин ул татар милләтенең киләчәге турында әйткәндә: “Кызым, бу төп нәрсә түгел, татар милләтен саклап калу өчен, син басып торган җиреңә кара, син анда нык басып торасыңмы, икенчесе — син үз телеңдә сөйләшәсеңме, һәм өченчесе – сине кояш башкалар кебек үк бертигез җылытамы?” — дип әйтә торган иде. Әлбәттә, бу кояш турындагы сүзләр туры мәгънәсендә әйтелгән сүзләр түгел иде”.

Без үзебезнең ирегебез өчен көрәшергә тиешбез, — ди шагыйрә. – Иң мөһиме – сатып алып булмый торган байлыкны сакларга кирәк. Ул – тел! Тел ул — җан. Равил Фәйзуллин әйткән иде, җанны тәрҗемә итеп булмый, аңа җыр да, моң да сыйган. Тел – сатып алып булмый торган әйберләрне тапшыру чарасы”.

Нәҗибә апаның чыгышы шигырьләрен уку белән үрелеп барды. Гаҗәеп тирән, милли рух белән сугарылган шигырьләр, чеметеп алучы мәсәлләр, бик тә самими һәм бала холкын нечкәлек белән ачып бирүче балалар шигырьләре белән танышу белән, шагыйрәнең халыкчанлыгын, сүз осталыгына, фикер тирәнлегенә инанасың.

Үзе шагыйрә: “Мин газеталарга язып, бөтен дәүләт премияләреннән дә баш тарттым. Әгәр минем телем бетү дәрәҗәсендә икән, кайсы премияне алсам да, миңа бу телне бетергән өчен бирелгән төсле булачак”, — дидем. – Дөрестән дә, нинди мәгънә “Мин Тукай премиясенә яки башка премиягә ия”, — дип йөрүдән, шушы Тукай теле бүген бетү алдында торганда”.

Ике сәгатьтән артып киткән аралашу, милли проблемалар, кискен сорауларга карата барса да, тамашачыны ялыктырмады. Нәҗибә Сафина чыгышын үзе күргән вакыйгалар белән, дәлилләп укучыга уйланырга мәҗбүр итәрлек итеп җиткерде. Шагыйрәгә яңадан-яңа сораулар яудырдылар, шәхси тормышы, китаплары белән кызыксындылар. Нәҗибә Сафина белән бу көнне Халык­лар дуслыгы йортында да җанлы, эчтәлекле әдәби кичә үтте.

Эльмира Нигъмәтҗан

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*