tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Мәүлид ән-Нәбигә багышланган «Ата-бабалар мирасы» халыклар дуслыгы кичәсе узачак
Казанда Мәүлид ән-Нәбигә багышланган «Ата-бабалар мирасы» халыклар дуслыгы кичәсе узачак

Казанда Мәүлид ән-Нәбигә багышланган «Ата-бабалар мирасы» халыклар дуслыгы кичәсе узачак

Казанда Мәүлид аена багышланган чаралар «Ата-бабалар мирасы» дип исемләнгән халыклар дуслыгы кичәсе белән башланып китәчәк. Традицион бәйрәм 30 октябрьдә «Ривьера» күңел ачу комплексында Казан шәһәренең Дагыстан җәмгыяте, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Дагыстан Республикасы мөфтияте тырышлыгы белән уздырыла. Бәйрәм программасында – күренекле дин галимнәренең чыгышлары һәм вәгазьләре, иҗади  номерлар, нәшидләр, викториналар һәм башкалар.

Кичәдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Дагыстан мөфтиенең беренче урынбасары Абдулла Аджимоллаев, Дагыстан Халык Җыены депутаты Нариман Темуркаев, күренекле вәгазьче Асхаб Джарбаев һәм башка кунаклар катнашыр дип көтелә.

Керү ирекле. Белешмә өчен телефоннар: +7(937)6288837 и +7(937)2222771.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*