tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Канатланып оч син, “Тулпар”ым!
Канатланып оч син, “Тулпар”ым!

Канатланып оч син, “Тулпар”ым!

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында “Тулпар” яшьләр журналы оештырылуга 25 тулуга багышланган бәйрәм чаралары гөрләп узды. Анда бер төркем иҗатчыларга Башкортстан һәм Татарстанның рәсми бүләкләре тапшырылды.

Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Газизов, “Республика Башкортостан” нәшрият йорты генеральный директоры Венера Хәкимова журнал эшчәнлеген югары бәяләде. – Республикадагы матбугат басмалары арасында “Тулпар” журналының аерым тоткан урыны бар, – диде Венера Мидхәт кызы. – Ул яшь буынны тәрбияләү, аның зәвыгына уңай йогынты ясауда әйтеп бетерә алмасылык зур роль уйный. Без аның барачак юлы якты булуына ышанабыз.

Бәйрәмгә Татарстаннан да саллы делегация килде. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Закиров, аның Мәгълүмати хезмәт һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева әлеге чарага зур мәртәбә өстәде.

Октябрь башында “Тулпар” журналы игълан иткән нәсер язучылар бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасына, ай ахырында журналның туган көненә дә килеп, кунаклар ике республика арасындагы бәйләнешләрнең ныгый баруын, бөтен татар дөньясы зур өметләр баглаган мәртәбәле оешманың Башкортстандагы татар матбугатын югары бәяләвен дәлилләде. Алар бер төркем журналистларга Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

– Күпме чакырсагыз, шул кадәр килербез, – диде Ренат Зиннур ул. – Чөнки без дуслар гына түгел, ә эшлекле партнерлар да. Халкыбыз мәнфәгатьләрен хакына бергә башкарачак эшләребез күп әле. “Кызыл таң” нәшриятындгы өч басманың, шул исәптән, “Тулпар” журналының да татар дөньясына тугры хезмәт итүен тирән ихтирам итәбез. Туган тел сагында торучы, яшьләргә, нәни балалар күңеленә үрчемле орлык салучы матбагаларга озын гомер телик, укучылар да, язучылар да артып торсын, канатланып очсын да очысын әле “Тулпар”!

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*