13нче августта Казанның “Мега” сәүдә үзәгендә ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган “Бу безнең тарих” исемле фотокүргәзмә ачылды. 1980-1990 елларда төшерелгән фотоларның авторы – танылган фотограф Рамил Гали. Тантанада «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев белән “Татмедиа” акционерлар җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков катнашты.
“Бу – республикабызның 100 еллыгына һәм “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының 30 еллыгына багышланган истәлекле вакыйга. Әлеге фотокүргәзмәне беренче тапкыр М.Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында оештырдык. Бу фотоларда яшәешебезнең мизгелләре, тарихыбыз сурәтләнгән. Республика һәм Казан халкы, кунаклары ул елларны искә алып, якты хисләр кичерер дип уйлыйм”, – дип белдерде Айдар Сәлимгәрәев.
“Бу фотоларны мин яшь журналист чагымда төшердем, алар минем белән олы юл үтте. Ул чактагы көнкүреш, чынбарлык ничек бар шулай төшерелде. Әлеге эшләрне мин Мәскәүгә дә алып бардым. Фотоларың халык мәхәббәтен яуласын дисәң, үз эшеңне, яшәгән урыныңны, кешеләрне яратырга кирәк. Ул чакта фотоларда да мәхәббәт чагылачак”, – ди фотолар авторы Рамил Гали.
Фотокүргәзмәдә барлыгы 22 иҗат эше тәкъдим ителгән. Ул биредә 10 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Россиянең Фоторәссамнар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы Рамил Гали әйтүенчә, 1980-1990 елларга багышланган иҗат эшләренең саны 100гә җитә. Якын киләчәктә әлеге фотокүргәзмәне республиканың башка шәһәрләрендә дә оештыру планлаштырыла.
Рамил Галине Россиянең күп шәһәрләрендә һәм хәтта чит илдә дә беләләр. Тик кая гына бармасын, ул һәрчак татар телендә сөйләшүен әйтте. “Иң элек мин “Татарстан яшьләре” редакциясендә эшләдем. Сочида яшәгәч, татар телем начар иде. Командировкага авылларга йөрү нәтиҗәсендә татар телен өйрәндем”, – ди ул.