tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар мәдәниятен үз итүче
Татар мәдәниятен үз итүче

Татар мәдәниятен үз итүче

Наталья Петр кызы инде берничә ел рәттән татар телен өйрәнә. Татарчага башта Ижауның Халык­лар дуслыгы йортындагы курста төшенгән, ә хәзер исә каладагы җәмигъ мәчетендә оештырылган татар теле дәресләренә бик теләп йөри. Татарча яхшы белә һәм татарча текстлар укый.

Ижауда яшәп иҗат итүче рәссам-модельер Наталья Ермолинаның татар калфак­лары бөтенләй үзгә!

«Мин аларны сәхнә өчен түгел, ә көндәлек тормышта киеп йөрү өчен тегәм, – дип аңлатты оста. – Сәхнә дигәннән, бу өлкә миңа бик таныш. Мин ун ел Ижаудагы «Асылъяр» татар җыр һәм бию ансамбленә йөрүче балалар өчен сәхнә костюмнарын иҗат итүдә актив катнаштым. Гомумән, гомерем буе милли костюмнар тектем. Ә татар мәдәниятен аеруча үз итәм. Әлеге ансамбльнең җитәкчесе Лариса Гайнетдинова ансамбльнең барлык костюмнарын үзенчә күзаллый. Мин дә уртак иҗатта катнашып, сәхнә костюм­нарының бөтенесен дә үзем тектем, моннан кала костюмнарны трансформерларга әйләндерү белән дә шөгыльләндем. Чөнки ансамбльгә йөрүче балалар тиз үсә, костюмнардагы кайбер детальләрне, аксессуарларны тагын ничек кулланып булуы хакында уйлану да мөһим иде… Татар мәдәниятенә карата ихлас мәхәббәтем Ларисаның тырыш эшчәнлегенә, ул җитәкләгән ансамбльгә йөрүче балаларның тәрбияле, сәләтле булып үсүләренә гаҗәпләнүдән дә туды. Татар җырлары да – күңелем түрендә».

Наталья Петр кызы инде берничә ел рәттән татар телен өйрәнә. Татарчага башта Ижауның Халык­лар дуслыгы йортындагы курста төшенгән, ә хәзер исә каладагы җәмигъ мәчетендә оештырылган татар теле дәресләренә бик теләп йөри. Татарча яхшы белә һәм татарча текстлар укый.

«Әти-әнием белән Ижаудан Казахстанга күченгәндә миңа биш яшь иде. Анда миңа казах мәдәнияте белән якыннан танышырга туры килде һәм аларның үз тарихларын, милли сәнгатьләрен, гореф-гадәтләрен нык саклауларына игътибар иттем. Казах дусларым белән әле дә аралашам. Ә казах телен аңларга миңа татар теле ярдәм итә.

Мин Ижау дәүләт университетын тәмамладым. Белгечлегем буенча – педагог. Кием конструкциясен төзү һәм модель ясау осталыгына төшендерүче укытучы булдым. Аннары театр кос­тюмы буенча рәссам-модельер булып хезмәт куйдым. Хәзер инде менә ике ел лаеклы ялда. Әмма «Асылъяр» ансамбле белән иҗади хезмәттәшлегем бер көн дә исемнән чык­мый. Ансамбльгә талантлы балалар йөри. Алар татарча җырлый, бии, төрле музыка коралларында да уйный. Татар телен өйрәнүем миңа шушы ансамбльдә эшләүчеләр һәм балалары шушы ансамбльгә йөрүче ата-аналар белән бергәләп Т.Миңуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» спектаклендә роль уйнарга да булышты.

Бүген мин татар калфаклары тегәм. Казанга махсус барып, чигү остасы Нурислам Сираҗидан дәресләр алдым, чөнки ул теккәндә, чиккәндә борынгы гасырлар технологиясен кулланып иҗат итә. Н.Сираҗиның татар мәдәниятенә керткән өлешен күпләр күреп бетерми. Аның иҗатына багышланган шәхси күргәзмә ачарга кирәк».

Наталья ханым – Удмуртиядә һәр ел саен үткәрелеп килгән «Татар кызы» бәйгесе спонсоры да. Бу күңелле бәйгедә җиңгән кызларга ул үзе тегеп-бизәгән хәситәләрен, калфакларын бүләк итә. Бәйгенең кул эшләнмәләре конкурс этабында үз бәяләмәләре белән жюрига да булыша.

Заманча калфакларның тегелеп бетүләрен көтеп кенә торалар. Мәсәлән, беренче хәситәләрен һәм калфакларын ул Женевага ук юллаган. Аннары мондый милли кием аксессуарларын, гаҗәеп үзенчәлекле баш киемнәрен Финляндия, Германия, Төркия, Швейцария татарлары теләп алган. «Туганымның кызлары Вәсилә белән Әдилә дә татар киемнәрен аеруча ошатып кия», – ди алтын куллы оста.

Чит дәүләт иҗатчылары да аның белән дус. Әйтик, аның эшләрен үз итүчеләрнең берсе – Германиянең Швебиш-Халль шәһәрендәге балет академиясе җитәкчесе Хелена Шнайдер. Шушы балет академиясенә йөрүче балалар «Шүрәле»дән бер өзек биергә өйрәнгәч, аларга кирәкле сәхнә киемнәрен дә нәкъ менә Наталья Ермолина иҗат иткән.

«Татар чигү үрнәкләре, татар декоратив-гамәли сәнгате буенча күп китаплар җыйдым. Аларны еш кулга алырга туры килә. Әле генә Саратовта гомер итүче бер кызга мишәрләргә хас үзенчәлекләре булган милли кос­тюм тектем. Татар дусларым – гаҗәеп шәхесләр. Мәсәлән, Удмурт Респуб­ликасының төнь­як районнары имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Касимов үтенече буенча борынгы гасырларда киелгән фасондагы татар хатын-кыз камзулын тектем», – ди Наталья Петровна. Илмир хәзрәт әйтүенчә, 2020 елда Балезино районы Паюра авылы мәдәният йортында янгын чыккач, бар костюм­нар да янып беткән икән. «Наталья ханым әлеге мәдәният йортыбыз өчен бик сыйфатлы киемнәр тегә башлады, без әле эш башында гына, әмма хезмәттәшлегебез дәвамлы булыр, иншаллаһ!» – ди туган як тарихын өйрәнүче Илмир хәзрәт.

Бу көннәрдә ул төн утырып Германиядә яшәүче татарлар өчен калфак­лар тегә. Тиздән аларны алман җирендәге татар бәйрәмнәрендә дә күреп сок­ланырлар.

madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*