tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәйдә “Сабан туе гүзәле – 2022” бәйгесенең финалы узды
Зәйдә “Сабан туе гүзәле – 2022” бәйгесенең финалы узды

Зәйдә “Сабан туе гүзәле – 2022” бәйгесенең финалы узды

9 июньдә “Энергетик” мәдәният сараенда “Сабан туе гүзәле – 2022” бәйгесенең сайлап алу туры узды. Анда урта һәм югары уку йортларында белем алучылар, шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре катнашты. Бу чара яшь буында татар мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү, татар телен саклау һәм популярлаштыруга юнәлтелгән. Районның матур, талантлы, искиткеч нәзакәтле 9 кызы «Сабан туе гүзәле» мактаулы титулы һәм төп приз — 50000 сумлык диңгезгә юллама өчен көрәште!

Алар – Рузинә һәм Резедә Шәйгардановалар, Вероника Матвеева, Гөлия Абзалова, Айгөл Миннебаева, Алинә Локманова, Илсөяр Солтанова, Айгөл Габдрахманова, Альбина Габидуллина. Кызлар үзләре турында сөйләде, иҗади сәләтләрен, кичке һәм татар милли киемнәрендә мода күрсәтте, татар халык ризыкларын тәкъдим итте. Конкурсантларның һәрберсе – кабатланмас, иҗади кызлар. Жюри рәисе-Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов конкурста катнашучыларны һәм тамашачыларны бәйрәм белән котлады, кызларга чәчәк бәйләмнәре бүләк итте. “Сабан туе гүзәле – 2022” мәртәбәле исеменә лаек булучыны Зәй Сабантуенда игълан итәчәкләр. 11 июньдә район Сабантуенда Сабан туе гүзәле, финалга чыгучылар белән бергә, төп сәхнәдә Сабантуйның абсолют батырын котлаячак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*