tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зөлфәт Хәким: Игелеккә, миһербанлылыкка һәрвакыт урын табыла
Зөлфәт Хәким: Игелеккә, миһербанлылыкка һәрвакыт урын табыла

Зөлфәт Хәким: Игелеккә, миһербанлылыкка һәрвакыт урын табыла

Татарстанның халык язучысы, автор-башкаручы Зөлфәт Хәким Башкортстан һәм Татарстан сәнгать осталарының «Без бергә» хәйрия концертында чыгыш ясады. Җырчы әлеге проектка үз бәясен биреп, «игелеккә, миһербанлылыкка һәрвакыт урын табыла», – диде.

«Бу дөньяда вәхшилек тә күп. Шул ук вакытта бу дөнья искиткеч ямьле дә. Рәхимсезлекләр белән дә көн аралаш очрашып торабыз. Әмма игелеккә, миһербанлылыкка да һәрвакыт урын табыла, урын бар. Без бу кечкенә планетада яшәргә дучар ителгән, без шушы хәяттә яшәргә мәҗбүр. Шуңа күрә сынауларга да түзәрбез», – диде ул чыгыш ясар алдыннан.

Зөлфәт Хәким барлык кешегә дә хәерле киләчәк теләде. «Сынмыйбыз. юк кына, вак кына шатлыкларга куанып, яшәвебезне дәвам итәбез. Дөнья шулай бара инде ул. Бөтен нәрсә хәерле булсын – шуны телим», – диде җырчы.

  • Концерт Башкортстан Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы хөкүмәте ярдәмендә узды. Марафон барышында җыелган акча Донецк һәм Луганск халык республикаларына ярдәмгә җибәрелә.
  • Башкортстан һәм Татарстан сәнгать осталарының «Без бергә» уртак хәйрия концерты 25 майда Уфада «Башкортстан» Дәүләт концерт залы сәхнәсендә булды. Проектның максаты – Донецк һәм Луганск халык республикаларына теләктәшлек белдерү.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*