3 июньдә Татар китабы йортында чираттагы «Беренче чәршәмбе» чарасы узачак. Бу юлы мини-фестиваль татарча фәлсәфә темасына багышлана.
Катнашучыларны Айдар Шәйхинның татар фәлсәфәчеләре турындагы фәнни-популяр лекциясе, татар телендәге фәлсәфәгә багышланган ачык дискуссия, фәлсәфи медитация, пластик перфоманс, фикер алышулар, кызыклы әңгәмәләр һәм ямьле атмосфера көтә, дип вәгъдә бирә оештыручылар.
Керү ирекле.