ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү өлкәсендә Татар мәдәнияте фестивале узачак
Мәскәү өлкәсендә Татар мәдәнияте фестивале узачак

Мәскәү өлкәсендә Татар мәдәнияте фестивале узачак

Мәскәү өлкәсе «Татар мәдәни-мәгърифәтчелек үзәге» иҗтимагый оешмасы 7 июньдә 12:00 сәгатьтә «Россиянең көче – халыклар бердәмлегендә» дип аталган татар мәдәнияте фестиваленә чакыра.  Чара Россия халыклары бердәмлеге елына багышлана.

Фестиваль программасында Татарстан артистларының, җирле башкаручыларның һәм иҗади коллективларның чыгышлары көтелә. Алар арасында Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Дүсмәтова, Россия һәм халыкара конкурслар лауреаты Рәфыйк Вәлитов, Татарстан Республикасының атказанган артисты Әлфинә Әхмәтҗан,  «Дуслар» татар җыры ансамбле һәм аның сәнгать җитәкчесе Рәисә Кәбирова, Рушан Люкманов җитәкчелегендәге баянчылар студиясе, концертмейстер Җәмилә Сагирова, кичәне алып баручы, «Созвездие» мәдәни-ял итү үзәге директоры Юлия Левина, Мәскәү өлкәсенең атказанган артисты Екатерина Житарь,  «Пушкино» мәдәният йортының «Россияночка» халык биюләре ансамбле, «Аргишт» әрмән халык бию ансамбле, Мәскәү өлкәсе Пушкино шәһәр округы Мордва якташлыгының «Эряма» музыкаль триосы бар.

Чарага керү ирекле.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*