tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Хөкүмәте 2024 елда үтәчәк Бөтенроссия Сабан туена әзерләнә башлады
Татарстан Хөкүмәте 2024 елда үтәчәк Бөтенроссия Сабан туена әзерләнә башлады

Татарстан Хөкүмәте 2024 елда үтәчәк Бөтенроссия Сабан туена әзерләнә башлады

Татарстанның Министрлар Кабинеты Пермь краенда Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты төзергә кушты. Ул 2024 елда узачак.

Документны кичә Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Оештыру комитеты 2024 елның 1 маена кадәр Барда авылында Сабантуй үткәрү буенча чаралар планын эшләргә һәм расларга тиеш.

Боерыкның үтәлешен контрольдә тоту республиканың вице-премьеры Васил Шәйхразыевка йөкләнә.

«Татар-информ» Татарстанның төрле шәһәрләрендә үтәчәк Сабантуйлар исемлеген әзерләгән иде. Милли бәйрәмне киләсе ялларда ук билгеләп үтә башлыйлар.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*