ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге эшчәнлекләренә нәтиҗә ясады
Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге эшчәнлекләренә нәтиҗә ясады

Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге эшчәнлекләренә нәтиҗә ясады

Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Рамил Мәрван улы Хәлимов чыгыш ясап, Чаллы бүлеге язучыларының актив позициядә булуларын билгеләп үтте.

Казан кунаклары – Татарстан Язучылар берлеге урынбасары, шагыйрь Алинә Хисамиева, Татарстанның халык язучылары – Зиннур Мансуров, Газинур Морат Чаллы төбәге язучыларының иҗатта актив, нәтиҗәле эшенә югары бәя бирделәр.

Чаллы язучылар бүлеге җитәкчесе, күренекле әдип Факил Сафин Габдулла Тукай исемендәге әдәби премия лауреатына лаек булган шагыйрь Лилия Гыйбадуллинаны дәрәҗәле бүләк белән котлады; һәм актив иҗат иткән, әдәби конкурсларда катнашып җиңү яулаган язучыларны, язучылар бүлеге белән хезмәттәшлек иткән укытучыларны һәм җамәгатьчелек вәкилләрен, журналистларны, әдәби берләшмә җитәкчеләрен татар әдәбиятын үстерүгә, пропагандалауга керткән зур өлешләре, иҗади хезмәтләре, Татарстан Язучылар берлеге, шул исәптән Яр Чаллы бүлеге үткәргән чараларда актив һәм нәтиҗәле катнашулары өчен Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан чыгарылган Татарстан Язучылар берлегенең Истәлек медале белән бүләкләде.

Җыелышта, иҗат итәргә теләгән кешегә мөмкинлекләр шактый, бары иренмичә, бергәләп, киңәшләшеп, бер булып, дус булып эшләргә генә кирәк, дигән нәтиҗә ясалды.

Чыганак: ТР Язучылар берлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*