Бүген, Татарстан Республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үткәндә, Санкт -Петербургта әлеге датага бәйле чара узды.
Чара СПбДУның Көнчыгыш факультетының эчке ишегалдында, беренче татар газетасын нәшер итүче, күренекле татар фикер иясе, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Гатаулла Баязитовка һәйкәл янында үткәрелде.
Исегезгә төшерәбез, мәгърифәтче, язучы, журналист һәм көнчыгыш телләрне тәрҗемәче Гатаулла Баязитов Россиядә беренче “Нур” татар газетасына нигез салучы, аны нәшер итүче һәм мөхәррире.
Әлеге чараны Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге оештырды. Биредә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты һәм Гатаулла Баязитов һәйкәленә чәчәкләр салдылар.