tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халык санын исәпкә алу октябрьгә күчереләчәк
Халык санын исәпкә алу октябрьгә күчереләчәк

Халык санын исәпкә алу октябрьгә күчереләчәк

РФ Президенты Владимир Путин «Бердәм Россия»нең халык санын алуны октябрь аена күчерү инициативасы белән килеште, дип хәбәр итте РИА Новостига Россия лидерының матбугат секретаре Дмитрий Песков.

Федерация Советы вице-спикеры, «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы секретаре Андрей Турчак Путин үткәргән киңәшмәдә Бөтенроссия халык санын алуны октябрь аена күчерергә тәкъдим итте. Ул моны сайлау алды кампаниясе башлануы белән аңлатты.

Президент «Бердәм Россия» инициативасы белән килеште.

Бөтенроссия халык санын алу 2020 елның октябрендә узарга тиеш иде. Әмма хөкүмәт карары белән ул 2021 елның апреленә күчерелде. Агымдагы ел башында халык санын алуны 2021 елның апреленнән сентябрь аена күчерү турында карар кабул ителде, чөнки бу вакытка илдә эпидемиологик хәлнең тотрыклануы көтелә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*