Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Сабантуйларын төбәкләрдә уздыруга кагылышлы утырышта катнашты
Данис Шакиров Сабантуйларын төбәкләрдә уздыруга кагылышлы утырышта катнашты

Данис Шакиров Сабантуйларын төбәкләрдә уздыруга кагылышлы утырышта катнашты

Халкыбызның иң матур бәйрәмнәренең берсе – Сабантуйлар якынлаша. Узган ел, ни кызганыч, пандемия нәтиҗәсендә, ул уздырылмады. Быел аның оештырылуын халкыбыз түземсезлек белән көтә.

13 нче июньдә Ростов өлкәсендә II Көньяк Сабан туе узачак. 18-19 нчы июньдә Нижневартовск шәһәрендә милли бәйрәмебез Федераль дәрәҗәдә оештырыла. 26 нчы июньдә Кемерово шәһәрендә Халыкара шахтерлар Сабан туе. 3 нче июльдә Мөслимдә Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе. Бүген Татарстан мәдәният министрлыгында төбәкләрдә Сабантуйларын уздыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин,  Башкарма комитет җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев, күп еллар дәвамында Сабантуйларының режиссеры булып эшләүче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Халисә Исмәгыйлева,  Казан яшь тамашачы театры рәссамы Ленар Гыйльметдинов катнашты.

Түгәрәк өстәл янында сөйләшү барышында, катнашучылар милли бәйрәмне оештыру мәсьәләләре һәм сценарие хакында фикер алыштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*