tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Санкт-Петербургта мөфти Равил хәзрәт Панчеев белән очрашты
Васил Шәйхразыев Санкт-Петербургта мөфти Равил хәзрәт Панчеев белән очрашты

Васил Шәйхразыев Санкт-Петербургта мөфти Равил хәзрәт Панчеев белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Санкт-Петербургка сәфәре барышында, Төньяк башкаланың Җәмигъ мәчетендә булды. Биредә ул Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк- Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил хәзрәт Панчеев белән очрашты. Чарада, шулай ук, Татарсан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге тулы вәкаләтле вәкиле Ренат Вәлиуллин катнаша.

Очрашуда сүз Ислам дине кабул ителүгә  1100 ел һәм 3-5 июнь көннәрендә Казанда узачак татар дин әһелләре форумына әзерлек эшләре хакында барды. Равил хәзрәт Панчеев Васил Шәйхразыевка Диния нәзарәтендә башкарылучы чаралар, нәзарәт каршында эшләп килүче “Мирас” үзәге хакында сөйләде. Әлеге үзәкнең төп максаты – татар халкының йолаларын, гореф-гадәтләрен саклау, мәдәниятебез, телебез ачылын яшьләргә сеңдерү.

Равил хәзрәт Панчеев Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевны Җәмигъ мәчете, аның тарихы белән дә таныштырды. Санкт-Петербургта гыйбадәт йорты 1909 нчы елда сафка бастырыла. Ул үз эченә 5 меңгә кадәр кешене сыйдыра ала.

 

 

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*