Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Санкт -Петербургта Татарстан матбугаты көненә багышланган чарада катнашты
Васил Шәйхразыев Санкт -Петербургта Татарстан матбугаты көненә багышланган чарада катнашты

Васил Шәйхразыев Санкт -Петербургта Татарстан матбугаты көненә багышланган чарада катнашты

Бүген, Татарстан Республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үткәндә, Санкт -Петербургта әлеге датага бәйле чара узды.

Чара СПбДУның Көнчыгыш факультетының эчке ишегалдында, беренче татар газетасын нәшер итүче, күренекле татар фикер иясе, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Гатаулла Баязитовка һәйкәл янында үткәрелде.

Исегезгә төшерәбез, мәгърифәтче, язучы, журналист һәм көнчыгыш телләрне тәрҗемәче Гатаулла Баязитов Россиядә беренче “Нур” татар газетасына нигез салучы, аны нәшер итүче һәм мөхәррире.

Әлеге чараны Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге оештырды. Биредә  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты һәм Гатаулла Баязитов һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*