tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәттә “Арт-Сабантуй” күргәзмә-конкурсына йомгак ясадылар
Әлмәттә “Арт-Сабантуй” күргәзмә-конкурсына йомгак ясадылар

Әлмәттә “Арт-Сабантуй” күргәзмә-конкурсына йомгак ясадылар

Ел саен үткәрелә торган «Арт-Сабантуй»  күргәзмәсе тәмамланды. Конкурс комиссиясе 60тан артык эшне карады, яртысын гына сайлап алды. Тамашачылар хөкеменә Санкт-Петербург, Новосибирск һәм Татарстанның, Башкортстанның төрле шәһәрләреннән килгән 30 рәссамның эшләре тәкъдим ителде.

Күргәзмәдә эшләрне бер тема берләштерде – Бөек Ватан сугышы вакытында балачак. Экспозиция 12 мәйданчык буенча сәяхәт итте. Иң яхшы эш өчен  конкурс сайтында 2 меңгә якын кеше тавыш бирде, ә мәйданчыкларда 9 меңгә якын кеше тавыш бирде.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Лениногорскидан Тамара Самойлова җиңүче булды. Аның «Я раненым детством войну проклинаю» эше 1723 тавыш җыйды. Тамара Самойлова үзе сугыш чоры балачагын кичергән – 40 нчы елда туган. Ак мәче тоткан кыз сурәтләнгән картинаның сюжетны Тамара Самойловага төшендә күргән.

Казаннан Рөстәм Хуҗинның «Һәрвакыт булсын кояш» картинасы конкурста 2 нче дәрәҗә лауреат булды һәм 1164 тавыш җыйды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

almet-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*