«Милләт җыены» кысаларында узучы XI Бөтенроссия тарих-туган якны өйрәнүчеләр форумы катнашучылары Биектау районына килделәр. Биредә аларны тимер юл станциясе бистәсендә урнашкан Рөстәм Яхин исемендәге балалар сәнгать мәктәбе белән таныштырдылар. Делегатларны Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Сабирҗанов каршы алды.
Мәктәпнең мәйданы 1,5 мең квадрат метрдан артык. Яңа уку йортында сәнгать һәм музыка өлкәсендә белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган. Барлык сыйныфлар һәм бүлмәләр махсус җиһазлар һәм музыка кораллары белән тәэмин ителгән.