tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Камал театры бинасында беренче тапкыр «Язгы Печән базары» узачак
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Яңа Камал театры бинасында беренче тапкыр «Язгы Печән базары» узачак

26 апрель көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында (Һади Такташ урамы,74 йорт) «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында беренче тапкыр «Язгы Печән базары» оештырылачак. Бәйрәмнең гала-концерты Камал театрының яңа бинасының Кабан күле буендагы мәйданында, ә сату рәтләре бинаның эчендә – фойеда урын алачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов хәбәр итте.

«Узган ел да 26нчы апрель көнне Казан Кирмәнендә «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында ярминкә узган иде. Быел без аны «Язгы Печән базары» дип атарга булдык. Безнең иң беренче «Печән базары» 2013 елның апрель аенда, «Бөтендөнья татар яшьләре форумы» тарафыннан уздырылган иде. Ул вакытта чара тулаем Тукайга багышланды. Соңрак, кешеләргә җылырак һәм уңайлырак булсын өчен, ул җәйге вакытка күчерелде. Шуңа күрә, «Печән базары»ның апрель аенда узуы табигый», – диде Райнур Хәсәнов.

Җәй көне «Печән базары» аерым форматта, тулаем фестиваль буларак узачак. Оештыручылар аны быел җәй дәвамында ике тапкыр уздырырга планлаштыра.

Райнур Хәсәнов «Язгы Печән базарының» нәкъ менә яңа Камал театры бинасында узуын татар мәдәнияте һәм сәнгате үсешендә мөһим фактор булуын ассызыклады, аның фикеренчә, театр халык өчен ачык булырга тиеш.

«Без театрдан базар ясамыйбыз, чөнки безнең маркетта катнашучыларның продукциясе тулысынча милли һәм заманча стильгә туры килә. Яңартылган театр үзе дә нәкъ шул стильдә. Театр – ул халык өчен ачык булырга тиеш. Кешеләр театрга килеп, татар халкының мәдәнияте белән төрле яктан таныша алсын өчен мөмкинлекләр булу мөһим. Мондый маркетлар сату урыны гына түгел, ә мәдәни аралашу, милли брендларны таныту, иҗади кешеләрне күрсәтү мәйданы да», – дип аңлатты ул.

Быел «Мин татарча сөйләшәм» акциясе беренче тапкыр Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы (Һади Такташ урамы,74 йорт) янында оештырыла. Бәйрәм концерты 16.00 сәгатьтә башлана. «Язгы Печән базары» 15:00 сәгатьтә эшли башлый.

 

Зөлфия Шәвәлиева

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*