tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җан җылыбыз сезгә, өлкәннәр!
Җан җылыбыз сезгә, өлкәннәр!

Җан җылыбыз сезгә, өлкәннәр!

Ел саен 1 октябрьдә бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Олы яшьтәге кешеләргә карата тирән ихтирам һәм игътибар хөрмәтеннән, 2 октябрь көнне клубта бер төркем өлкән авылдашларыбызны кунак иттек. Бәйрәмне Түбән Новгород өлкәсенең  Кочко-Пожар авыл администрациясе җирле мәдәният йорты һәм китапханә белән берлектә оештырды. Бу чара турында администрация белгече Олеся Мостафина телефоннан махсус шалтыратып, алты дистәгә якын кешегә белдерсә дә, коронавирус куркынычы булу сәбәпле, аңа бары тик 15әү генә килделәр.

Авыл башлыгы Рөстәм Абдуллин үзенең чыгышында хезмәт ветераннарына күпьеллык намуслы хезмәтләре, тормыш тәҗрибәләре, пандемия шартларында килергә мөмкинлек тапканнары өчен җылы рәхмәт сүзләре ирештерде. Бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган өлкәннәргә багышлап, мин шагыйрь Мөнирә Исмаилованың “Аккан сулар кире кайтмый” һәм Мәскәүдә яшәүче авылдашыбыз Гүзәл Идиатуллинаның үтенече буенча, аның үзе язган “Картлыкның да үз яме” шигырьләрен укыдым. Бәйрәм сәбәпчеләрен шулай ук клуб директоры Ибраһим Мусин, мәчет имамы Дамир Юнисов котладылар.

Бәйрәмнең икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте. Клубның художество җитәкчесе Гөлнара Хакимова оештыручанлыгында әзерләнгән бик матур, эчтәлекле концертны Алина Шаипова алып барды. Башлангыч класс укучыларыннан торган “Капельки” төркеме (Айсылу Шакирова, Карина Азизбаева, Амина Курамшина, Эмиль Сямиуллин, Эльмир Бедретдинов) хөрмәтле кунакларны җыр-биюләре белән сөендерделәр, өлкәнрәк укучылар – Галия Ситдикова, Алина Чистякова, Ләйсән Абдрахманова типтереп татар биюен биеделәр. Татар җырларын оста итеп башкаручы Диляра Гаязетдиновага өлкән яшьтәге апалар алкышларын кызганмадылар. Клубның аккомпаниаторы Азат Жиһаншин улы Марат белән бергә татар көйләреннән тезмә, ә Наилә Жиһаншина белән Наталья Бедретдинова җыр-моң бүләк иттеләр.

Әйтергә кирәк, бәйрәмгә килгәннәр үзләре дә яшьлекләрен искә төшереп, тәмләп чәй эчә-эчә, элекке җырларны рәхәтләнеп җырладылар, бер-берсе белән җылы аралаштылар, оештыручыларга, табын кайгыртучыларга ихластан рәхмәтләрен җиткерделәр.

Күңелле бәйрәм чарасыннан соң, аларны китапханәгә чакырып, Түбән Новгородның 800 еллыгына эшләнгән күргәзмә белән таныштырдым һәм һәрбересенә “Сөембикә” журналының берәр экземплярын тапшырдым.

Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбызны без бәйрәмнәрдә генә түгел, ә даими зурларга, олыларга тиеш, чөнки алар, һичшиксез, көн саен игътибарга һәм хөрмәткә лаек.

Рамилә МОСТАФИНА,

китапханәче.

Кочко-Пожар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*