tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Тере тел – тере милләт” республика бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады
“Тере тел – тере милләт” республика бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады

“Тере тел – тере милләт” республика бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады

Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы белән “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы “Тере тел – тере милләт” республика еллык бәйгесен үткәрә.

Бәйге Татарстанның дәүләт телләрен һәм республикада яшәүче башка халыкларның телләрен саклау, өйрәнү, үстерүне чагылдырган иң яхшы проектларны ачыклауга юнәлдерелгән.

Гаризалар һәм иҗади хезмәтләр 20 сентябрьдән 17 октябрьгә кадәр түбәндәге биш номинация буенча кабул ителә:

– “Интернет челтәре өчен иң яхшы медиа-ресурс проекты;
– “Иң яхшы мәгълүмати кампания проекты”;
– “Туган тел турында иң яхшы проморолик проекты”;
– “Интернет челтәрендә туган телне хуплау буенча иң яхшы интернет-акция проекты”
“Туган телне саклауны популярлаштыручы инстаграммдагы иң яхшы аккаунт / ВКонтакте челтәрендәге төркем проекты”.

Һәр номинациядә иң яхшы хезмәт авторларына үз проектларын тормышка ашыру һәм үстерү өчен грантлар биреләчәк. Быел грантларның гомуми күләме 500 мең сум тәшкил итә.

Гаризалар һәм кирәкле документлар, кәгазьдә, түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420111, Татарстан Республикасы, Казан ш., Кремль ур., 8 йорт, 2нче кат, 219нчы бүлмә, ИТ-бергәлекне үстерү секторы (илтеп тапшыру өчен) яки “Тере тел – тере милләт” бәйгесе” дип язып, почта аша җибәрергә була.
Белешмәләр алу өчен телефон: 8(843) 221 19 26.

Бәйге үткәрү турында өстәмә мәгълүматлар Дәүләт программасының рәсми сайтына (http://tel.tatar.ru) урнаштырылган.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*