tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “1100 еллык” уңаеннан Нәзарәткә “Казан басма” компьютер шрифты нигезендәге тәүге Коръәннең электрон чыганаклары тапшырылачак
“1100 еллык” уңаеннан Нәзарәткә “Казан басма” компьютер шрифты нигезендәге тәүге Коръәннең электрон чыганаклары тапшырылачак

“1100 еллык” уңаеннан Нәзарәткә “Казан басма” компьютер шрифты нигезендәге тәүге Коръәннең электрон чыганаклары тапшырылачак

18 октябрьдә 13.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ТР мөселманнарының Диния Нәзарәтенә тантаналы рәвештә махсус эшләнелгән “Казан басма” компьютер шрифты нигезендәге тәүге Коръән басмасының электрон чыганаклары тапшырылачак. Проектның цифрлаштырылган мәгълүматларын төзүчедән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кабул итәчәк. Бу – нәзарәтнең Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүгә 1100 ел тулуга әзерлек кысаларында иң зур һәм мөһим башлангычларының берсе. “Казан басма” компьютер шрифты дөньякүләм танылган иске типографик оттискысы нигезендә ясалган. Матбугат вәкилләренең сорауларына түбәндәге спикерлар җавап бирәчәк:

1. Камил хәзрәт Сәмигуллин – Татарстан Республикасы мөфтие.

2. Мөхәммәд Абай – Мәрмәрә университетының “Илахият (шәригать)” факультеты деканы, доктор, шрифтны төзүче.

3. Ришат Хәмидуллин – Татарстан Республикасы мөфтиенең урынбасары, Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе.

Очрашуда “Казан басма” исемле компьютер шрифтын төзүнең нәтиҗәләре һәм шушы эшнең Россиядә ислам үсеше тарихындагы әһәмияте, татар-мөселман мәдәнияте өчен биргән мөмкинлекләре, Коръәннең Диния Нәзарәтендә әзерләнүче яңа Казан басмасы проекты һ.б. мәсьәләләр хакында сүз барачак.

Матбугат очрашуы татар һәм рус телләрендә барачак.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*