tatruen
Баш бит / 2013 / Июль (страница 3)

Архив за месяц: Июль 2013

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Универсиада кунаклары белән очрашты

15 июльдә “Казан” мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Россия төбәкләрендәге татар оешмалары вәкилләре булган XXVII Казан Универсиадасының шәрәфле кунаклары белән очрашты. Бөтендөнья татар конгрессы ягыннан Казанга, Универсиаданың махсус кунаклары буларак килгән бу инде икенче төркем. Универсиаданың ябылышына дип чакырылган бу кунаклар саны ягыннан да, география ягыннан да икенче төрле. Беренче төркем 182 кеше һәм алар ...

Дәвам »

Владимирдан – Казанга, Универсиадага, Сабантуйга, Болгарга!

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты бүлек мөдире Фәрит Уразаев Казанны һәм Универсиада чараларын күрергә дип Владимирдан экскурсиягә килгән милләттәшләребез белән очрашты.

Дәвам »

Кайту

2012 елның апрель аенда миңа бер чакыру килде. Анда: «Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Сезне күренекле галим, җәмәгать эшлеклесе Әхмәт Тимернең 100 еллыгы уңаеннан нәшер ителгән «Возвращение» (Кайту) китабын тәкъдим итү кичәсенә чакыра

Дәвам »

Бистәдәге истәлекләр кунакларны таң калдырды

Универсиадага килгән Казан кунакларын иң әсәрләндергәне – Иске татар бистәседер, мөгаен. Шулай булмыйни, ел ярым эчендә Мәрҗани, Сафьян, Насыйри урамнарын ялт иттерделәр бит. Бәйрәм тантанасына кил­гән Россия Федерациясе Хө­күмәте рәисенең беренче урын­басары, XXVII Бөтен­­дөнья җәйге Универсиадага әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитеты җитәкчесе Игорь Шувалов та бистәнең үзгәрүе­нә, тарихи йөзе сакланып калуына соклануын яшер­мәде. Татарстан Президенты Рөстәм Миң­неханов һәм Казан ...

Дәвам »

Ринат Закиров Универсиаданың көрәш батыры белән күреште

Бүген, 11 июль көнне Бөтендөнья татар конгрессында Башкарма комитет рәисе Ринат Закиров Универсиадада көрәш буенча үз авырлыгында җиңүче һәм абсолют батыр булган Сембер спортчысы Сергей Павлик, остазы Фәнис Җаббаров һәм Бөтенроссия татарча көрәш милли спорт федерациясе җитәкчесе Җәүдәт Миннәхмәтов белән очрашты. Иң элек Ринат Закиров кунакларны сәламләп, спортчыларны зур җиңү тәбрикләп, Сергей Павлик исеменә Ульян өлкәсе губернаторы Сергей Морозовтан килгән  ...

Дәвам »

Бөтендөнья татар конгрессы рәисе “Ел татары” бәйгесе җиңүчеләрен котлады

Казандагы “Милләт” йортында “Татар заманы” оештырган “Ел татары” конкурсына йомгак ясалды. Чарага динчеләр, депутатлар, мэрия вәкилләре, галимнәр, бизнесменнар, меценатлар һәм башкалар чакырылды. Кунакларны Башкортстан эшмәкәре, “Милләт” типографиясен төзекләндереп, “Милләт” йорты ясаучы Рәүф Хәсәнов каршылады.

Дәвам »