tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Идел” XIII Халыкара татар һәм башкорт җыры фестивале-бәйгесе лауреатларының гала-концерты узды
Казанда “Идел” XIII Халыкара татар һәм башкорт җыры фестивале-бәйгесе лауреатларының гала-концерты узды

Казанда “Идел” XIII Халыкара татар һәм башкорт җыры фестивале-бәйгесе лауреатларының гала-концерты узды

Бүген, 26 апрель, Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе “Идел” XIII Халыкара татар һәм башкорт җыры фестивале-бәйгесе лауреатларының гала-концерты узды.

Гала-концертта чыгыш ясаучы лауреатларны һәм тамашчыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

“Идел”XIII Халыкара татар һәм башкорт җыры фестивале-бәйгесе ике тугандаш республикага дуслык күпере төзүче һәм сәләтле яшьләребезне мәдәният һәм сәнгать мәйданына, олы юлга чыгару өчен нигез тудыручы аерым бер чара буларак халык күңеленә кереп калды” – дип сөйләде ул. Шулай ук Данис Шакиров Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Бадамшинага һәм аның командасына рәхмәтләрен җиткерде.

Конкурсны 2011 елдан бирле «Идел» Коммерцияле булмаган мәдәниятне үстерү фонды, Башкортстан һәм Татарстан Мәдәният министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы, Башкортстан Республикасы Матбугат һәм гаммәви мәгълүмат чаралары агентлыгы, Уфа шәһәре хакимияте белән берлектә уздыра.

Чараның максаты – башкорт, татар халык һәм эстрада җырларын пропагандалау, шулай ук Россиянең башка төбәкләре һәм чит илләрдә яшәүче башкаручылар, җыр авторлары белән иҗади элемтәләр урнаштырудан гыйбарәт.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*