tatruen

Архив за день: 21.11.2013

Актауда татар якшәмбе мәктәбе эшли башлады

Актау шәһәренең (Казахстан) 6 мәктәбе базасында якшәмбе татар мәктәбе ачылды. Аны “Болгар” татар этномәдәни берләшмәсе оештырып җибәрде. Бу эштә аларга Мангистау өлкәсендәге Казахстан халыклары ассамблеясы һәм “Согласие” халык фонды булышлык итте. Якшәмбе мәктәбендә татар һәм казах телләре, хореография һәм татар халык биюләре тарихы дәресләренә йөреп була. “Болгар” берләшмәсе җитәкчесе Зөлфия Бернеева әйтүенчә, якшәмбе мәктәбенә яшенә, милләтенә карамый теләгән кеше килеп, ...

Дәвам »

Төмәндә себер татарлары теле көне үтәчәк

29 ноябрьдә Төмәндә себер татарлары көне үткәрелә. Чараны Төмән шәһәре себер татарларының милли-мәдәни автономиясе үткәрә. Программада “Себер татарларының тарихы һәм мәдәнияте” исемле экскурсия, “Тел- халыкның җаны” әдәби кунакханә һәм “Себерем минем” дип аталган концерт. Шулай ук әлеге көн чаралары арасында “Себер татарлары ашлары” исемле конкурс-күргәзмә үткәрелә. Бәйге Төмәннең татар мәдәнияте үзәгендә үтәчәк, дип хәбәр итә Төмән өлкәсе татарлары конгрессы сайты.

Дәвам »

Әстерхандагы “Дуслык” җәмгыяте халкыбыз тарихын яхшы белүе белән танылды

Әстерханда “Халыклар дуслыгы” исемле милли мәдәниятләрнең өлкә фестивале үтте. Бу чараны өлкәнең яшьләре эшләре буенча агентлыгы һәм Әстерхан дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы оештырды. Һәм фестиваль музей-тыюлык базасында үткәрелде дә. Биредә милли-мәдәни оешмаларның яшьләр бүлекчәләре оештырган күргәзмә эшләде. Анда Әстерхан өлкәсендә яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышып була иде. Милли киемнәрнең һәм музыка уен коралларының төрлелеге, милли ашларның тәме, тел, гореф-гадәтләрнең байлыгы жюрины ...

Дәвам »