tatruen

Архив за день: 02.12.2013

Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган төбәкара “Идел йорт” фестивале төгәлләнде

Казанда Театр коллективларының Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган төбәкара “Идел йорт” фестивале төгәлләнде. 26 ноябрьдә жюри фестивальгә йомгак ясады һәм төп бүләккә лаек коллективны билгеләде. “Гран При”га Арча Мәдәният йортының халык театры коллективы лаек булды. Алар фестивальгә Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен тәкъдим иткәннәр иде. “Әниләр һәм бәбиләр” пьесасын сәхнәләштергән Бөгелмә халык театры (җитәкчесе Флюра Шәрипова) I дәрәҗә премиягә ...

Дәвам »

1 декабрь көнне “Пирамида” күңел ачу комплексы сәхнәсендә тарихи вакыйга булды.

Бу тантананың идея авторы “Татарстан - Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов, баш режиссеры һәм продессоры “Татарстан - Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова, Башкарма җитәкчесе, “Татарстан - Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директорының радио буенча урынбасары Илнур Фәйзрахманов.

Дәвам »

Кызыл Камыш авылында мәчет яңа сулыш алды

Чуашстан республикасының Батыр районындагы Кызыл Камыш авылындагы мәчет яңа сулыш алды. Чабаксар шәһәрендә яшәүче, Кызыл Камыш авылы эшмәкәре Минхәйдәр Юсупов , авыл халкы, республиканың Диния нәзарәте белән берлектә кыска вакыт эчендә ул төзекләндерелгән, замана таләпләренә туры килердәй итеп ясалган. Намаз уку залы, балаларны укыту өчен уңайлы сыйныф, тәһарәт алу өчен кайнар, салкын сулы җиһазландырылган җайланмалар, махсус бүлмәләр булдырылган. Бәйрәм үткәрү ...

Дәвам »

Сахалинда Рәис Рәхмәтуллин самбо турында сөйләде, яшь көрәшчеләрне өйрәтте, татарлар белән очрашты

Самбо көрәшенең Россиядә рәсми кабул ителүенә 75 ел тулу уңаеннан Сахалинда оештырылган чараларга бу спорт төре буенча 7 кат дөнья чемпионы булган Рәис Рәхмәтуллин килде. Рәис утрауга узган атнада 22-24 ноябрьдә үткән дөнья чемпионатыннан соң үк килде.

Дәвам »